Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унбер еллык коллыкка әйләнгән хәрби хезмәт


Армиядә вакытта коллыкка эләккән Андрей Поповны, 11 елдан соң, инде яше чыккан булуга карамастан, хәрби хезмәтен тәмамларга мәҗбүр итәләр. Аңа гаепләү белдерелгән.


Андрей Поповка 30 яшь, әмма туганы Светлана Попова сүзләренчә, ул 45-50 яшьлекләр кебек күренә. Шыр сөяккә калган, тешләре коелып беткән, күзләре эчкә баткан. Әнә шундый кыяфәттә ул 17 августта өенә кайтып керә. Шушы көнгә кадәр ул хәбәрсез югалган саналган.

2000 елда Попов Саратов өлкәсенең Татищев хәрби гарнизонында хезмәт иткәндә аны һәм тагын берничә солдатны командирларының дачаларындагы алманы җыярга җибәрәләр. Аңа нәрсәдер эчерәләр һәм күзен ачканда инде ул Дагыстанда була.

Попов 11 елга якын коллыкта була, кирпеч заводында эшли. Ике мәртәбә качарга тырышып карый, әмма барып чыкмый. Сеңлесе әйтүенчә, әлеге коллыктан өенә кайткач, күргән михнәтләр турында рәтләп сөйләшергә вакытлары да булмаган. 18 август көнне хокук саклау оешмаларына үзенең кайтуы турында хәбәр итәргә баргач та тоткарлыйлар. Ни өчен икәнен дә әйтеп тормыйлар.

Әгәр Саратов төбәгендәге “Солдат аналары берлеге” җитәкчесе Лидия Свиридова бу хәлгә чаң сукмаса, матбугатка чыгармаса, алга таба Попов язмышының нинди юнәлеш алуын әйтеп булмый.

Хокук яклаучы фикеренчә, хәрби прокуратура Попов югалгач та чаралар күрмәгән, солдатның хәрби бүлектән юкка чыгуын тикшермәгән. "Моның өчен прокуратура хезмәткәрләренә җинаять эше кузгатырга кирәк", ди Свиридова.

Мәскәү Һельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева Саратов өлкәсе хокук саклау оешмалары гамәлләренә гаҗәпләнә. “Башта солдат дөресен сөйлиме, барсын да ачыкларга кирәк иде... Нигә аны шалт иттереп кулга алырга? Ул вакыт сугышлар заманы иде бит”, ди Алексеева.

Поповның туганы Виктор исә, ул эзләүдә булса да, аны беркемнең дә эзләмәвен әйтә. Милиция Андрей гел качып ята дип уйлаган. Поповлар хәрбиләрдән әледән-әле “бүлектән үз теләге белән киткән улыгызның кайда икәнен хәбәр итүне үтенәбез” дигән язулар алып торган.

2008 елда милиция Поповларга улларының җәсаде Дагыстан якларында табылуы, медицина тикшерүе аның Андрей Поповныкы булуы турында хәбәр итә. Саратов милициясе Дагыстанга үтенеч җибәрсә дә, аннан җавап килми. Шуннан бирле аны үлгән дип уйлыйлар.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Дагыстан эчке эшләр министрлыгы Попов Каспийски шәһәрендәге кайсы кирпеч заводында кол булып тотылуны ачыкларга керешкән.

25 август көнне Поповны сак астыннан азат итәләр, әмма өенә кайтармыйлар. Попов адвокаты сүзләренчә, ул тикшерү тәмамланганчы Саратовтагы бер бүлектә хәрби хезмәттә булырга тиеш. Поповка 10 ел элекке дезертир дип җинаять эше кузгатыла.
XS
SM
MD
LG