Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” Петербур губернаторы вазифасына өч намзәтне атады


“Бердәм Русия” югары шурасы рәисе, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов Петербур губернаторы вазифасына өч намзәт исемен атады.

Русия президенты карамагына шәһәрнең вице-губернаторы Михаил Осеевский, вакытлыча губернаторы вазифаларын башкаручы Георгий Полтавченко һәм Петербурның канун чыгару җыены рәисе Вадим Тюльпанов тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Бердәм Русия” шурасы президиумы утырышыннан соң Грызлов белдерде.

Элекке губернатор Валентина Матвиенко муниципаль бүлгеләрнең берсендә депутат итеп сайланды һәм ул аңа Федерация Шурасын җитәкләргә мөмкинлек бирәчәк.
XS
SM
MD
LG