Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО генераль секретаре Либиядә тәртип урнаштырырга чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун тиз арада Либиядә тәртип урнаштырырга чакырды. Аның сүзләренчә, инде Мөәммәр Каддафи хакимияттән читләштерелгән дип әйтеп була, әмма күп кенә районнарда корал белән атып йөрүчеләр әле шактый.

Африка берлеге, Гарәп дәүләтләре лигасы һәм Ислам конференциясе оешмасы вәкилләре белән сөйләшүләрдән соң, Пан Ги Мун Либиягә халыкара полицияне кертергә чакырды. Ул шулай ук илгә ягулык, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары җитмәүне һәм башкала Триполида су белән тәэмин итү проблемнары булуын ассызыклады.

Соңгы мәгълүматларга караганда, гысьянчылар Каддафиның туган шәһәре Сиртага барган юлда каршылыкларга очраган. Анда НАТО авиациясе көчле ут ачкан.

Триполи урамнарында һәм хастаханәләрдә дистәләрчә үлгән кешеләрнең мәетләре ята дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG