Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көймәнең йөк ташучы кораб белән бәрелүе сәбәпле, ике кешенең язмышы билгесез кала


Татарстанда Идел елгасында көймәнең йөк ташучы кораб белән бәрелүе нәтиҗәсендә водолазлар ике кешене эзли. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Бәрелешкәндә көймәдә барлыгы өч кеше булган. Аны йөртүче ир кеше ярга кадәр йөзеп чыга алган. Баш мие селкенү җәрәхәте белән ул хастаханәгә озатылган.
XS
SM
MD
LG