Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты эшләренең яңа идарәчесе итеп Марат Гыйзәтуллин билгеләнде


Татарстан президентының эшләр белән идарә итүче вазыйфасына Марат Гыйзәтуллин билгеләнде. Элек әлеге урында эшләгән Фәрхать Хөснетдинов башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан азат ителгән.

Марат Гыйзәтуллин 1970 елның 10 декабрендә Казанда туган. 1993 елда хокук белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Ул элек баш референт, Татарстан министрлар кабинетының хокук идарәсе мөдире, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры ярдәмчесе, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары, министрлар кабинеты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

2010 елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр Татарстан президенты эшләре идарәчесе урынбасары булып торган.
XS
SM
MD
LG