Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Татарстанда кечкенә авыллардагы урта мәктәпләр бетерелү хисабына зуррак авыллардагы мәктәпләр киңәергә мөмкин. Педагогия фәннәре докторы Мөхәммәт Гатиятуллин бала өчен зур мәктәптә уку хәерлерәк дип саный. Татарстан мәктәпләренең кайсы бетә, кайсы зурая


Узган гасырның 70нче елларында Татарстанның Балтач районында барлыгы 4 урта мәктәп эшләгән. Хәзер аларның саны 23кә җитә. Урта мәктәпләр саны арту Татарстан, Русия буенча барган.

Хәзерге вакытта мондый мәктәпләрнең күпчелегенә тугызъеллык яки башлангыч мәктәп булып калу куркынычы яный. Ягъни, балалар бу мәктәпләрдә 11 ел укыса, алга таба район үзәгендәге яки зур авыллардагы мәктәпләргә барырга мәҗбүр булачак.

Совет чорында мондый тәҗрибә тупланган иде инде. Мәсәлән, Балтач районының Чепья урта мәктәбендә 1970нче елларда 40тан артык авылдан килеп, бер меңнән артык бала укыган. Аларның бер өлеше якын-тирә авыллардан булып, көн саен барып-кайтып укый.

Бу заманнарда Арбор авылы балалары да урта белемне Чепья мәктәбендә ала. 1990 елдан башлап, урта белем Арборның үзендә бирелә. Менә егерме еллардан соң вазгыять үзгәрә – бу авыл балалары урта белем алу өчен кабат Чепьяга барырга мөмкиннәр. Бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмәгән, ләкин мондый куркыныч бар, диләр Арбор авылында.

Чит авылда уку ничек күзаллана

“Хәзерге вакытта безнең мәктәптә 82 укучы, 20 укытучы эшли. Быел мәктәпне 9 еллыкка калдырырга уйлыйлар. Бу очракта безнең укучылар күршедәге Чепья мәктәбенә китәргә мәҗбүр була.

Әти-әниләр, укытучылар моңа бик каршы. Мәктәбебезнең материаль-техник базасы яхшы. Бу яктан күп мәктәпләр безнең белән ярыша алмый. Узган ел химия-биология, информатика кабинетлары җиһазландырылды. Физика кабинетына лаборатория кайтарттык. Спорт залларыбыз заманча. Бу эшләр иганәчеләр ярдәмендә башкарылып килә.

Авыл балаларының Чепьяда укуын болай күзаллыйм. 10-11нче сыйныф укучыларын автобус бу мәктәпкә илтеп куя, сәгать 3ләрдә алып кайта. Шушы вакыттан соң алар белән бернинди кичә дә, спорт чаралары да уздырып булмаячак. Чөнки безнең мәктәптә аларга урын юк, Чепьяга автобус кабат бармаячак. Бу зур минус булачак. Кич белән дә бу укучылар безнең күзәтчелектә булмаячак”, дип борчыла Арбор урта мәктәбе директоры Хәмит Хәсәнов.

Урта мәктәпләрне күбәйтү ялгыш булмады микән?

Педагогия фәннәре докторы Мөхәммәт Гатиятуллин Арбор сигезъеллык мәктәбендә укып, урта белемне Чепьяда ала.

Мөхәммәт Гатиятуллин
“Зур мәктәпләрне тарату, урта мәктәпләрне күбәйтү үзе бер ялгыш булмады микән? Хәзер бер мәктәптә 12-13 бала укыту очраклары бар. Бу вазгыятьтә бала ярышып укый алмый.

Чит җиргә барып чыккан бала укый, ярыша, үзенең белемен чагыштыра башлый. Миңа калса, зур мәктәпләрдә укыту начар түгел. Бер мохиттән икенчесенә күчү алга барырга ярдәм итә.

10-11нче сыйныфларны барлык шартлары булган зур мәктәпләрдә тәмамласалар, укучы югары уку йортында белем алырга әзер, дигән сүз. Бу фаҗига түгел.

Элекке елларда Чепья мәктәбе гөрләп торды. Татарстанда да иң зур мәктәп булгандыр әле. Мәскәүләргә кадәр барып үзләрен күрсәтеп йөрделәр. Биредә төрле авыллардан килгән балаларның сәләтен ача белделәр.

Әлбәттә, хәзерге вазгыять күңелне тырнап тора. Әмма, әйткәнемчә, фаҗига күрмим. Чөнки чит илләрдә дә балаларны мәктәпкә автобуслар белән йөртәләр. Кемдер бу фикергә үпкәләр дә. Ләкин зур мәктәпләрне тарату ялгыш булгандыр.

Авыл саен урта мәктәп төзүнең хаҗәте булмагандыр. Хәзер кирегә кайту бик авыр булачак. Бу укытучыларны кыскарту, рәнҗүләр белән бәйләнгән”, дигән фикердә тора Мөхәммәт әфәнде.

Төп бәла балалар саны аз булуда

Язучы, Русиянең атказанган укытучысы Гарифҗан Мөхәммәтшин шулай ук Арбор авылында туып үскән, анда укыган. Чепьяда укырга да туры килә аңа. Заманында Чепья мәктәбе директоры урынбасары, район хакиме урынбасары булып эшли. Октябрь аенда 70 еллык юбилеен уздырырга әзерләнә.

“Арбор мәктәбенә куркыныч яный. Чөнки балалар саны аз. Монда халык кына гаепле түгел. Бу – дәүләт сәясәте, авылга игътибар булмау нәтиҗәсе. Халык үзенә шөгыль таба. Күп итеп терлек асрап тормышын алып бара, яки читкә китеп эшли.

Шулай да авылның киләчәген күрмим, авыл халкы нишләргә тиеш? Яшьләр китә, ничек тә укырга керергә, шәһәрдә калырга җай эзли. Әгәр дә дәүләт авылны яшәтү буенча озак вакытка исәпләнгән ныклы программа булдырса, аны үтәсә, мондый хәл тумас иде. Авылда яшьләр булыр, алар булгач – балалар булыр иде.

Безнең авыл үсештә. Гаҗәеп йортлар төзелә. Шулай да киләчәк билгесез. Сугыш елларында да мәктәпләр эшләгән. Хәзер дә мөмкинлек табып эшләтергә кирәк. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар. Кечкенә урта мәктәпләр белем бирү ягыннан көчле була алмый. Мәктәп зур булырга тиеш.
Гарифҗан Мөхәммәтшин

Чепья мәктәбендә без укыганда меңнән артык бала белем алды. Ул урыс-татар мәктәбе дип атала иде. 40тан артык авылдан килеп укыдылар. 600дән артык бала интернатта торды.

Монда элек тә, хәзер дә милли рух булды. Бер мари баласы өчен Мари Иленнән укытучы чакырдык. Милли күтәрелеш елларында безнең районга Удмурт республикасыннан килеп, удмуртча укыту тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Бездә татар теленә дә игътибар гел зурдан булды. Ләкин милли компонентларга кагылышлы яңа кануннар чыккач, милләтләр тамырына балта чабу, милләтләрне урыслаштыру башланды", дип искә ала Гарифҗан Мөхәммәтшин.

Автобуслар гына мәсьәләне хәл итә алмый

"1960нчы елларда мин үзем дә Арбордан Чепьяга йөреп, урта мәктәпне тәмамладым. Безнең өйдән мәктәпкә кадәр 10 чакрымлап булгандыр. Интернатта яшәмәдек. Иртән җәяү мәктәпкә барабыз – әле Чепья балалары килмәгән була иде.

Дәрестән соң кайтабыз да, кичен төрле түгәрәкләрдә катнашу өчен кабат мәктәпкә барабыз. Тагын кайтабыз, иртән торып тагын барабыз. Ул вакытта халык шулай хәрәкәттә иде.

Хәзер инде ата-ананы, баланы моңа күнектереп булмый. Моның тазалык икәнен аңлатып булмый. Автобус белән генә түгел бит. Аның ягулыгы бүген булса, иртәгә дә булырмы? Техника бүген ватык, иртәгә нишләр? Проблемнар бар. Билгеле, болар укуга зыян китерә.

Мәктәп бит әле укыту урыны гына түгел. Биредәге эшләрнең 75%ы тәрбия эшләре белән бәйле. Көн саен Чепьяга йөргән Арбор баласы тәрбия ала алмый. Шунлыктан, вак мәктәпләрне бетерү хәзерге көндә дөрес түгел", ди Гарифҗан Мөхәммәтшин.

"Әлбәттә, бала, 3 укучы булган сыйныфта белемне үзенә бикләнеп ала, аралашу даирәсе юк диярлек. Монысы начар. Әмма мәсьәлә дәүләт тарафыннан ахыргача хәл ителми торып, вак мәктәпләр яшәргә тиеш. Укытучыларыбыз турында да онытмыйк. Сыйфат мәсьәләсе турында әлегә сүз алып бармыйбыз. Алар безнең зыялы, гыйлемле кешеләребез", ди Гарифҗан Мөхәммәтшин.

Алга таба вак мәктәпләр тагын да кечерәерме, алар хисабына зур мәктәп дип саналганнары зураермы? Әлегә кистереп әйтүе кыен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG