Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

“Айрин” давылы: АКШның көнчыгыш ярында яшәүчеләргә күчеп торырга киңәш ителгән


“Айрин” давылы якынлашу сәбәпле, Кушма Штатлар хакимияте илнең көнчыгыш ярындагы ике миллион кешегә яшәү урыныннан күчеп торырга кушылган.

Инде берничә сәгатьтән давыл Төньяк Каролина штатына килеп җитеп төньякка таба юл алыр дип көтелә. Хәзерге вакытта җилнең тизлеге сәгатенә 150 чакрымга җитә.

АКШ президенты Барак Обама үз мөрәҗәгатендә халыкны эвакуациягә җитди карарга чакырды. Бер Нью-Йоркта гына да 300 мең кешегә күченергә тәкъдим ителгән. Бүген әлеге шәһәрдә зур юллар һәм һава аланнары ябыла. Амеркиан һава аланы алты меңнән артык очышны кичектергән.

XS
SM
MD
LG