Accessibility links

Чечня башкаласындагы Сунжа елгасында су дәрәҗәсе төшә башлады


Грозныйда Сунжа елгасында дамба ишелү сәбәпле, ике мең ярымга якын кеше эвакуацияләнгән. Төньяк Кавказ гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, барлыгы 600дан артык йорт су астында калган.

Су басу җирлегендә калган биш мең кешене җирле хакимият мәктәпләр һәм тулай торакларда урнаштыра. Мәгълүматларга караганда, үлүчеләр юк.

Шулай ук Сунжада суның дәрәҗәсе төшә башлаганы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG