Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркка җиткән «Айрин» давылының көче кимегән, әмма ул әле дә куркыныч булып кала


Бүген Нью-Йоркка җиткән «Айрин» давылының көче кимегән, әмма шуңа да карамастан ул әле дә куркыныч булып кала. Бу хакта метеороглар хәбәр итә.

Нью-Джерсига җиткәч, җилнең көче сәгатенә 120 чакрымга калган. Төньяк Каролина һәм Виржиниянә давыл нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше үлгән, ике миллионга якын йорт токсыз калган. 30 сантиметрга кадәр явым-төшем булган.

Нью-Йоркта җәмәгать транспорты эшләми, тугыз меңнән артык авиарейслар кичектерелгән. Шулай ук күңел ачу, спорт чаралары күчерелгән. Шәһәр мэры Майкл Блумберг сүзләренә караганда, эвакуация өчен бирелгән вакыт чыкты һәм куркыныч районнардан китеп җитешмәгән кешеләргә өйләреннән чыкмаска тәкъдим ителгән.

Әле моңа кадәр беркайчан да давыл АКШта бу кадәр кешегә куркыныч тудырганы юк иде. Давылдан барлыгы 65 миллион кеше сакланырга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG