Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

“Симбирский курьер” гәзите “Булмаган нәрсәнең юбилее” дигән язма бастырды. Язмада Русия тарихына кагылышлы кызыклы фикерләр әйтелә. Аның эчтәлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.


Берничә ел элек Казанда мең ел элек сугылган бер тәңкә табылуына нигезләнеп, бу каланың меңъеллык юбилеен бәйрәм иткәннәр иде. Владимир шәһәре җитәкчелеге, шуннан көнләшепме, берничә ел буе Мәскәү хакимияте коридорларын таптады. Нәтиҗәдә президент Медведевның 2012 елда Владимир шәһәрендә "урыс дәүләтенең барлыкка килеүнең" 1150 еллыгын бәйрәм итү турындагы карарга кул куюына ирештеләр. Президент бу гамәлен шулай иттереп аңлатты ки, аны беркем дә аңламады.

Хәзер дәүләтчелек идеясе Руська мәгъриптән килгән дигән сүзләр йөри, - диде президент, - ләкин безнең гаделлек әсасларына нигезләнгән үз дәүләтчелегебез булган. Илебезнең дәүләтчелеге соңгы тапкыр 150 ел элек император Александр II вакытында бәйрәм ителгән. Алга таба президент сүзен патша Александр IIнең Русияне реформалаштырудагы роле турында дәвам итте.

Мәгълүмат чаралары бәян итүенчә, президент бу карарга кулын куйганчы, күренекле галимнәр, тарихчылар белән очрашып сөйләшкән. Нәкъ менә алар бу датаның мөһимлеген нигезләгән дә. Ләкин, бу "күренекле тарихчылар" Медведевны "адаштырган" булып чыга, чөнки 1862 елда Руська Рюрик җитәкчелегендә варяглар килүенең меңъеллыгы бәйрәм ителгән. Аларны җирле халык чакырган булган: “Җиребез күп һәм бик тә бай, тик тәртип юк. Килегез һәм безнең белән идарә итегез.” Һәм алар килгән.

Бу варяг кабиләсе "русь" дип аталган. Шушы атама җирле халыкка да ябышкан. Шулай килеп чыга – бар нәрсә дә мәгъриптән алынган: христиан дине дә, кирил язмасы да (Кирилл һәм Мефодий исемле болгарлар уйлап чыгарган), царь (Цезарь), император, президент, мэр кебек титуллар да. Шулай ук кануннар да Рим империясе хокукыятеннән. Шунлыктан Медведевның нинди юбилей бәйрәм итәргә тәкъдим итүе аңлашылмый.

Әгәр Рюрик чорына кадәр булган берәр юбилей булса, ул вакытта бу җирләрдә төрле кабиләләр яшәгән, урыслар бөтенләй булмаган, шулай дип әйтергә кирәк тә. Бу кабиләләрнең ярымкыргый булуларын, төрле потларга табынуларын дә искә алып. Әгәр инде Псков, Великий Новгород кебек ирекле шәһәрләр чоры булса, бусы инде башка мәсьәлә. Бу шәһәрләрдә, ни әйтсәң дә, демократия булган, яшәеш мәсьәләләре вече җыенында тавыш биреп хәл ителгән. Хәзерге демократия институтлары буылган, сайлаулар юкка чыгарылган, партияләр көлкегә калдырылган ише түгел инде.

Тагын бер радикал фараз бәян итәргә мөмкин: Владимир шәһәрендә юбилей тантанасы оештырган булып, Владимир Путинга 60 яшь тулуны бөтенхалык бәйрәме итеп оештыру тырышлыгы түгел микән бу? Һәрхәлдә мантыйкка туры килгән башка фаразлар юк та кебек.

Яисә, 862 елда чит илләрдән чакырылган хакимнәрне үзебезнеке дип күрсәтмәкчеләрме? Ул чакта 4 ноябрьдә бәйрәм ителә торган “Халык бердәмлеге көне” кебек берәр нәрсә килеп чыгуы да ихтимал. Бу бәйрәменең асылын да Русиядә аңлаучылар юк сыман.

Ләкин хакимияттә утыручыларны бу вак-төякләр борчымый. Алар уйдырма бәйрәмнәр ишәйтүен дәвам итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG