Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Оренбур төбәгенең Каргалы авылы халкы өчен ифтар ашы авылның мәдәният йорты каршындагы мәйданда үтте. Барлык авылдашлар өчен үткәрелгән ифтар икенче ел оештырыла.


Соңгы елларда ураза тотучылар арасында яшьләр артты. Әлеге елны, Рамазан аенда, якыннары белән мәчетләргә тәрәвих намазларына килүче сабыйларны күпләп күрергә була иде. Бу елны да ифтарга төбәкнең районнарыннан килүчеләр байтак иде.

Азан тавышын ишетү белән ифтарга килүчеләр барысы да намазга басты.

Табын мул итеп әзерләнгән, җиләк-җимеш, карбыз-кавын, төрле хәләл тортлар барысына да җитәрлек булды.

Башлангыч сыйныфта укучы Динислам белән Данил Уразовлар: “Без намаз укыйбыз, ә ураза тотмадык, бераз үскәч булыр инде”, диделәр.

“Мин уразаны 30 елдан артык тотам”, ди хаҗи Мәҗит Касыймов.

Авылның Ак мәчет имамы Равил хәзрәт Сам: “Соңгы елларда халык өчен ифтар үткәрүчеләрнең саны артты. Мәчеткә күпләп – гаиләләре белән килүчеләр күбәйде”, ди хәзрәт.

“Әлеге тәҗрибәне киләсе елларда да кулланырбыз”, дип ышандырды оештыручыларның берсе, Каргалы авылының Кушманара мәчете имамы Халиулла хәзрәт Фәйзуллин.

XS
SM
MD
LG