Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад мәчетендә шартлауда 28 кеше үлгән


Кичә кич Багдад сөнни мәчетендәге шартлауда 28 кеше үлгән. Алар арасында Гыйрак парламенты депутаты Хәлит әл-Фахдауи да бар. Дистәләрчә кеше яраланган. Мәчеттә кичке намаздан соң интихарчы үз-үзен шартлаткан.

Хөҗүм өчен җаваплылыкны әле беркем дә үз өстенә алмаган. Бу 15 августа 70кә якын кеше үлеменә китергән һәҗүмнән соң, Гыйракта булган иң зур теракт.

БМОның Багдадтагы вәкиле Эд Мелкерт Американ хәрбиләрен чыгарганнан соң, Гыйрак иминлек көчләренең илдәге хәлне контрольдә тота алуында шикләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG