Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт Думасына сайлау 4 декабрьдә узачак


Бу фәрманны бүген Русия президенты Дмитрий Медведев рәсми теркәлгән җиде сәяси фирка башлыклары белән очрашу вакытында имзалады.

Бүген шулай ук Мәскәүдә Үзәк сайлау комиссиясе каршында «Хәрәмләшүле сайлау – канунга каршы» дигән акциянең беренче чарасы каралган.

Анда катнашучылар Дәүләт Думасына сайлауны булдырмаска исәп тота. Алар фикеренчә, ул кануни түгел. Бу чараны оештыручыларның берсе булган «Сул фронт» оппозиция хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов әйтүенчә, катнашучылар митингка – «Сезнең сайлау – ялган», «Оппозициясез сайлау – җинаять» дигән шигарьләр тотып киләчәк.
XS
SM
MD
LG