Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Тоомас Хендрик Ильвес кабат Эстония президенты итеп сайланды


Хәзерге Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес икенче тапкыр биш елга президент итеп сайланды.

Аның өчен парламенттагы 101 депутатның 73 тавыш биргән. Ильвесның көндәше Европа парламенты депутаты Индрек Таранд 25 тавыш казанган.

Эстония президентының вәкаләте алай зур түгел, әмма ул парламентны таратып яңа сайлау уздыру хокукына ия.

Ильвес Стокһольмда иммигрантлар гаиләсендә туа, соңрак алар АКШка күчәләр. 1984-1988 елларда ул Мюнхенда «Азатлык» радиосының тикшеренү институты аналитигы, ә 1988-1993 елларда эстон редакциясе башлыгы булып эшли.

XS
SM
MD
LG