Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54
Бүген Япониядә идарәдәге демократлар партиясе башлыгы һәм хөкүмәтнең яңа мөмкин җитәкчесе итеп илнең финанс министры Иосихико Нода сайланган.

Икенче тур тавыш бирүдә Нода демократик партиядән булган 215 депутатның тавышын казанган. Аның көндәше – сәүдә министры Банри Каиэдуны 177 депутат яклаган.

54 яшьлек Нода кырыс финан сәясәте тарафдары булып тора. Иртәгәгә премьерны демократлар күбрәк урын биләгән парламентта сайлаячаклар.

Элекке премьер Наото Кан 11 мартта көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыныннан туган һәм “Фукусима” атом электр станциясендәге казаларны бетерүдә үтемле эш итмәүдә тәнкыйтькә дучар булды. Шулай ук кризис шартларында аның икътисад сәясәтенең көчсез булуы да тәнкыйтькә тотылды.

XS
SM
MD
LG