Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Мәгъраһи Триполида авыр хәлдә табылган


1988 елда Локерби күгендә очкыч шартлаткан өчен Британиядә хөкем ителгән һәм ике ел элек азат ителгән Габдел Бассәт әл-Мәгъраһиның хәле авыр булып кала.

Бу хакта Триполидагы контроль гысьянчыларга күчкәннән соң, әл-Мәгъраһиның өендә булып кайткан CNN американ телевизион ширкәте хәбәрчеләре белдерде.

Әл-Мәгъраһи яман шеш белән чирли һәм тиздән вафат булачагына сылтап, Шотландия хөкүмәте аны азат иткән иде. Шуннан соң ул Либиягә кайтты.

Мөәммәр Каддафи режимын бәреп төшергән гысьянчылар кабат мәхкәмә тикшерүләре уздыру өчен әл-Мәгъраһины чит илгә бирергә җыенмауларын әйтте.

Мәгъраһи 1988 елда Шотландиянең Локерби шәһәре өстендә АКШ очкычын шартлатып 270 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG