Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утыручы Михаил Ходорковский "The New Times" өчен очерклар язачак


Хөкем карарын Карелия колониясендә үтәүче Михал Ходорковский "The New Times" журналына төрмә тормышы турында очерклар язачак.

Бүген аның беренче очерклары дөнья күрде.

Ходорковский адвокаты Вадим Клюгвант сүзләренчә, канун нигезендә тоткыннар үз фикерен әйтә ала, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында да.

Ходорковскийның басмага нинди ешлык белән язачагы билгеле түгел.

ЮКОС-ның элекке башлыклары Михаил Ходорковский нефть урлауда һәм кануни булмаган керемнәрне легальләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмәгә ябылган иде.
XS
SM
MD
LG