Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русский утравында төзелештә йөзләрчә эшче сакчылар белән сугышкан


Владивостокның Русский утравындагы Ерак Көнчыгыш федераль университеты төзелешендә 500ләп эшче берничә дистә сакчы белән низагка кергән.

Мөселманнар өлешеннән торган эшчеләр көнкүреш низаг аркасында сакчыларга ташлар ата башлаган. Нәтиҗәдә аларның һәм башка кайбер кешеләрнең машиналарының тәрәзәләре ватылган.

Баш күтәргән эшчеләргә каршы сакчыларның көч куллануы хәбәр ителә һәм шуннан соң утрауга полиция чакыртылган.

Барлыгы ун кеше зыян күргән. Алар җиңелчә җәрәхәтләр алган.
XS
SM
MD
LG