Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Республика көнендә үтәчәк “Казан көзе” I Халыкара опера фестивалендә “Туган тел” җыры яңгыраячак. Әлеге фестиваль кысаларында Казан кирмәнендә “Алтынчәч” операсы да куела.


Татар халкының күңеленә иң якын “Туган тел” җыры белән “Казан көзе” - I Халыкара опера фестивален төгәлләргә җыеналар. Ут тамашасы милли көй аһәңнәре белән бергә үрелер дип көтелә.

Казанның әле моңа кадәр беркайчан да ачык һавада халыкара опера фестивале үткәргәне булмады. “Игенчеләр сарае” янында булачак бу опера бәйрәмендә “Туган тел” җыры Республика көненә үзенә күрә бер өндәү билгесе дә куячак. "Күренекле опера җырчыларына тамаша карарга килгәннәр дә кушылыр дип өметләнәбез", ди Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский.

Казарновская белән Гарменья башлап җырлаячак

Оркестр ике ай чамасы элек “Туган тел” җырын һәм мәгънәсен әлеге фестиваленең төп геройларына – танылган опера сәхнәсе остасы Любовь Казарновскаяга һәм Европаның күренекле яшь теноры, италияле Ленардо Гарменьяга җибәргән булган.

“Туган тел” дә татар халкының үзе кебек үк төрле кыерсытуларга дучар булган әсәр. Совет заманында соңгы дүртьюллыкны бөтенләй җырлатмаган иделәр. Соңгы вакытларда төрле чараларда:

“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, узем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!”

дигән сүзләр билгесез сәбәптән кайвакыт башкарылмый кала.

"Алтын көз" фестивале Игенчеләр сарае алдында үтәчәк
Оркестрның матбугат хезмәте башлыгы Наталья Лукина сүзләренчә, Казарновская белән Гарменьяга “Туган тел” нәкъ Тукайча киткән. Әлеге җырны беренче фестивальдә йолдызлар башкаруында дөньяга чыгару оркестр җитәкчесе Александр Сладковский теләге булган.

“Татарстан президентының оркестрга бирелгән гранты ярдәме белән безнең бөтен фестивальләребезгә дә әнә шундый дөньяга билгеле йолдызларны чакырырга мөмкинлегебез бар. Без быел андый чараларны дүртне оештырырга ниятләгән идек, икесен зур уңышлар белән үткәрдек инде.

Аның беренчесе - Натан Рахлин, икенчесе - “Ак сирень” Сергей Рахманинов истәлегенә багышланды. Әлеге өченче – “Казан көзе” фестиваленнән соң без ноябрь аенда Софья Гобәйдуллинаның килүен көтәбез. Ул фестивальдә Гобәйдуллина үз әсәрләрен махсус язган дөньяга билгеле иҗатчылар Давид Герингас һәм Юрий Башмет та катнашачак. Без Казанның Русия күләмендә әһәмияткә ия мәдәни чаралар үзәге булуын телибез”, ди Сладковский.

Рахманинов татар нәселеннән

Маэстро республика сәнгатькәрләренең Казан белән бәйләнештә булган күренекле композиторларга моңа кадәр битарафлык күрсәтүләренә нык аптырый. Аңа Рахманинов фестивален оештыру җиңел булмаган. Иҗади яктан тәнкыйтьләүчеләр түгел, ә киресенчә, кирәккә-кирәкмәгәнгә гаепләүчеләр күп булган.

Александр Сладковский
“Рахманинов татар нәселеннән бит ул. Ул тарихи факт. Аның тамырлары борынгы Рахман нәселенә барып тоташа. Мин бер ел элек Казанга килгәч, шундый дөньякүләм билгеле шәхеснең, яхшы мәгънәдә әйткәндә, нигә кулланылмавын һич кенә дә аңлый алмаган идем.

Рахманинов фестивале дигәч тә, ул бит дөньякүләм киңлекләрне үз эченә ала. Без, ниһаять, ул әләмне күтәрә алдык. Бернинди бәхәссез, аның дәвамы да булачак. Белүемчә, Рахманинов фестивален 2013 елда булачак Универсиаданың мәдәни чаралары исемлегенә керттеләр”, ди Сладковский.

Музыка галимнәре Рахманиновны электән килгән рус һәм дөнья музыкасына зур йогынты ясаган шәхес дип бәяли. Казан консерваториясе галимәсе, күренекле җырчы Зилә Сөнгатуллина: "Аның әбисе татар булган бит һәм ул үз әсәрләренә татар аһәңнәре – пентатониканы да кертеп җибәрә", ди. Рахманинов Петербур, Мәскәү һәм Европа музыка мәктәпләре традицияләрен берләштереп үзенчәлекле яңгыраш булдыра һәм үзгә башкару үзенчәлекләрен дөнья музыкасын да кертеп җибәрә.

Сладковский әйтүенчә, Рахманинов XX гасырда Рус музыкасы җәмгыяте инспекторы буларак, тикшерүләр белән Казанга килә һәм ике тапкыр Казанның Ратуша бинасында чыгыш ясый. Әлеге вакыйганы белдереп торган такта Казанның меңъеллыгына әзерлек уңаеннан бинаны төзекләндерелгән вакытта юкка чыга. Җитәкчелек тә, сәнгатькәрләр дә моңа әллә ни зур әһәмият бирми. Беренче тапкыр Казанда Рахманинов фестивален үткәргәндә генә ул такта яңадан эленә.

“Алтын көз” – рок һәм попка көндәш

Оештыручылар Республика көнендә Казанда булачак “Алтын көз” фестивален ачык һавада үткәрелгән башка рок һәм поп концертларына зур бер көндәш булачак дип белдерә.

Дөрес, бу чара вакытында йолдызлар “Кармен”, “Саломея”, “Кнәз Игорь” һәм башка билгеле опералардагы арияләр белән беррәттән, бер генә татар җырын – “Туган тел”не генә башкарырга җыена. Шулай да Сладковский әлеге фестиваль канаты астында моңа кадәр татар музыкасы тарихында күрелмәгән тагын бер зур чара – Казан кирмәнендә “Алтынчәч” операсын яхшы итеп кую теләге белән дә яна. Ул 4 сентябрь көнне булачак.

“Алтынчәч” – оркестр һәм консерваториянең уртак проекты

Сладковский сөйләвенчә, алар Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин белән сөйләшеп утырган вакытта, Нәҗип Җиһановның олы юбилее - тууына 100 ел тулу уңаеннан, әлеге күренекле татар композиторына ихтирам йөзеннән “Алтынчәч”не быел тулысынча халыкка күрсәтергә иде, дип килешәләр.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры
“Алтынчәч”не кую теләге бездә ничектер параллель рәвештә туды. Дәүләт оркестры үзлегеннән генә опера башкара алмый. Ул башкаручыларга уйный гына ала. “Алтынчәч”тә Казан консерваториясенең талантлы студентлары һәм аспирантлары җырлаячак.

“Алтынчәч” милли, эпик, зур күләмле опера. Мин Татарстан композиторының әлеге әсәрен бер ел элек үк кирмәндә куярга дип кызыгып йөргән идем. Без әсәрне бергә эшләргә дип килештек. Оркестр ипләп кенә музыка өстендә эшли башлады. Рубин Абдуллин бу премьерага әзерлекне уку планына кертте.Ярты ел әзерлек нәтиҗәсендә без аны тормышка ашыру алдына килеп җиттек.

Әлеге операга Казан консерваториясе хоры да, музыка көллияте хоры да җәлеп ителгән. Монда яшьләр катнашуы зур әһәмияткә ия булып тора”, ди Сладковский.

Киләчәктә дә татар опера сәнгате проектларын тормышка ашырырга теләге бар икәнне белдерә ул. “Күп көч куелып әзерләнгән “Алтынчәч” опера һәм балет театры бинасында җырланмасмы?" дигән сорау әлегә ачык калды. Безнең эшчәнлек бүгенгә икесе ике юл", диюдән кала, Сладковский башка сүз әйтмәде. Шулай да киләчәктә опера һәм балет театры белән иҗади бергәлек булыр дип тә өметләнә.

Радиобызга әңгәмә биргән вакытта күренекле опера җырчысы Альбина Шаһиморатова “Алтынчәч”не үзенең бик тә җырлыйсы килүе турында әйткән иде. Сладковский сүзләренчә, Альбина бу көннәрдә Мәскәүдә Зур театрны ачу уңаеннан куела торган “Руслан һәм Людмила” операсын әзерләү мәшәкатендә. Ул анда төп партияне башкарачак һәм шуңа күрә бер генә минут та вакыты юк.

Татарстан композиторлары антологиясе кирәк

Александр Сладковский, татар опера сәнгатенә, татар музыкасына мөкиббән яшьләр үсеп килүгә куаныч белдерә. Халыкара фестивальләрдә киләчәктә татар музыкасы, җырлары күбрәк яңгырар дип өметләнә.

"Әлегә татар музыкасын бөтенләй белмиләр", ди ул. Оркестр, йә нинди дә булса иҗат төркеме чит илгә чыккан вакытта продюсер сораган әсәрләрне генә башкарырга тиеш. Билгеле әсәрләр генә програмга кертелгәнгә халык җыела, карый, ләззәт таба һәм кул чаба.

“Минем бик кызыклы идеям бар. Универсиаданың мәдәни програмын әзерләгәндә, инде киләсе елга ук, өч диск яздырырга кирәк. Ул үзенә күрә Татарстан композиторлары антологиясенең башы булачак. Анда Салих Сәйдәшевтән башлап, бүгенге көнгә кадәр булган иҗатны күрсәтү кирәк. Әгәрдә без Sony Classics, йә булмаса башка билгеле тавыш яздыру фирмаларында эшләнгән яхшы сыйфатлы көйләр белән хезмәттәшләрне кызыксындыра алсак, әйбәт булыр иде. Яхшы сыйфатлы язма булганда програмнарны төзүче импресариоларны кызыксындырсак, әнә шул вакытта гына без музыка базарына үтеп чыга алырбыз”, ди Сладковский.

Сладковский әйтүенчә, "Татарстан дөньяда спорт белән генә түгел, ә мәдәнияте белән дә данлыклы булырга тиеш. Шуның өчен кулдан килгәнне дә, килмәстәйләрне дә эшләргә кирәк", ди ул.

XS
SM
MD
LG