Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:38

Самар шәһәрендә урнашкан татар мәктәбе - "Яктылык" мөдире Дания Абдрәхимова белән мәктәп хәлләре, татар телен укыту, татар мохитен булдыру хакында сөйләшәбез.


Көзләр җитү белән татар дөньясы дер селкенеп куя. Сентябрьдә укулар башлана һәм мәктәпле төбәк үзгә бер кичерешләргә ия була. Быел татар телен ничек укытырлар икән дип хафалана.

Миллионлы Самарда “Яктылык” исемле мәктәптә 436 бала белем ала. Яңа уку елында татар телен укыту турында мәктәп мөдире Дания Абдрәхимова белән әңгәмәбез.

- Соңгы елларда беренче сыйныфларда татар телен укыту тыелган иде. Быел хәлләр ничек?

- Быел без 2нче Федераль стандарт буенча укытачакбыз. Ә ул татар телен укытуны кысрыкламый. Беренче сыйныфтан башлап, татар теленә өч сәгать бирелә.

Өлкәнрәк сыйныфта татар мәдәнияте дәресе каралган. 8нче сыйныфтан башлап татар тарихы кертелә. Татар телен укытуга киртәләр юк, теләк кенә кирәк. Барчасы да мәктәп мөдиреннән тора, укытучылардан тора. Бездә бит әле барлык тәрбия чаралары да татар телендә алып барыла.

- Урыслар үз балаларын сезгә китерәләрме?

- Китерәләр. Бездәге яхшы шартлар, яхшы тәрбия аларны безгә тарта. “Татарлар белән яшибез, өйрәнсеннәр. Татар телен белү комачауламас”, ди ата-аналары.

Дания Абдрәхимова
- Урыс балалары белән эшләү читенрәкме?

- Безгә бит татарча белмәгән татар балалары килә. Шулай булгач урысын, татарын бергә өйрәтәбез. Урыс балалары сәхнәдән татарча шигырь сөйли, татарча җырлыйлар. 436 баланың бишесе генә урыс. Укучыларның ун проценты Азия ягыннан килгәннәрнең балалары. Өздереп татарча сөйләшәләр.

- Беренче сыйныфка ничә бала туплый алдыгыз?

- 65 гариза бар. Гадәттә уку елы башлангач берничә бала килә. Бу өч сыйныф дигән сүз. Гомердә булмаган хәл. Киләсе елга беренчегә инде 49 бала язылды.

- Мәктәп 400 балага исәпләнгән. Һәр елны өч беренче ачылгач, тиздән балалар мәктәпкә сыймас кебек?

- Өч елга түзәбез әле. 500 баланы сыйдыру мөмкинлекләребез бар. Аннары ике сменалы уку турында уйларга туры килер.

- Мәктәптә укытучылар җитәрлекме?

- “Яктылык”та югары белемле, үз һөнәренең осталары җыелган. Коллективта өч буын укытучылар белем бирә. Коллективның өчтән бер өлешен яшьләр тәшкил итә. Яшь мөгаллимәләребезнең акыллылыгына, осталыкларына, чибәрлекләренә сокланып яшим.

- География ничек?

- Шәһәребезнең төрле почмакларыннан киләләр. Шәһәр транспортына утырып киләләр. Күбесен әти-әниләре китерә.

- Машина - муллык билгесе. Ата-ананың ничә проценты машиналы?

- 70 проценты машиналы.

- Балага мәктәп сайлаганда өч фактор исәпкә алына: яхшы шартлар, яхшы укытучылар, татар факторы. Сезнең укучылар өчен кайсысы беренче урында?

- Татарлык. Безгә килгәннәрнең татар буласылары килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG