Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония парламенты хөкүмәтнең яңа башлыгын сайлады


Япониянең түбән парламенты хакимияттәге Демократик фирканең яңа лидеры Иосиһико Ноданы премьер-министр итеп раслады. Соңгы биш ел эчендә ул хөкүмәтнең алтынчы башлыгы була. Нода элек финанс министры булып эшләгән иде.

Бүген премьер-министр Наото Кан җитәкчелегендәге Япония хөкүмәте тулысынча эштән китте.

Наото Кан август башында энергия чыганакларын яңарту һәм дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен чыгару турында ике канун өлгесен парламент хуплагач эштән китәчәген әйткән иде. Узган атна ахырында әлеге ике канун да кабул ителде. Дүшәмбе көнне Демократик фирка Иосиһико Ноданы үзенең лидеры итеп сайлады.
XS
SM
MD
LG