Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Мәскәүдә полиция оппозициянең рөхсәт ителмәгән чарасын тыйды


Бүген Мәскәү үзәгендә полиция оппозициядәгеләрнең хакимиятләр рөхсәте алынмаган чарасын үткәрттермәде.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, “Оппозициядән башка сайлау – җинаять” дип язылган футболка кигән дүрт активист Триумфаль мәйданда чатыр корган һәм берничә минуттан аларны полиция тоткарлаган.

Русиядә бүген Дәүләт думасына сайлау кампаниясе башланды. Анда теркәлгән җиде фирка катнаша ала. Оппозициядәге берничә фиркане теркәүдән баш тарттылар. Кичә Мәскәүдәге Үзәк сайлау комитеты янында “Кануннан тыш – ялган сайлаулар” кампаниясе кысаларында үтүче чарада катнашучылар тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG