Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:49

Семей атом полигоныннан иза чигүчеләр кимеми


Саннар шуны күрсәтә: Семейдагы атом сынаулар аркасында 304 000 квадрат метр мәйдан зарарланган

Саннар шуны күрсәтә: Семейдагы атом сынаулар аркасында 304 000 квадрат метр мәйдан зарарланган

Казакъстанның Семей (Семипалатински) шәһәре янында урнашкан атом полигоны ябылуга 20 ел тулды. 40 ел буена бу урында атом сынаулары уздырыла. Полигон ябылуга инде ике дистә ел үтсә дә, зыян күрүчеләр саны кимеми. Алар арасында милләттәшләребез дә бар.


Атом полигоны Иртыш елгасы буенда Семей шәһәреннән 130 чакрым ераклыкта оештырыла. Шунда ук Курчатов исемле ябык шәһәр дә урнаша.

Семейдагы нурланыш Хиросимадан 2500 тапкыр артыграк була

Беренче атом сынавы 1949 елның 29 августында үткәрелә. Бомбаның куәте 22 килотонн тәшкил итә. Совет хөкүмәте ул вакытта җир өсте һәм җир астында атом бомбасы сынаулары уздыра.

1953 елның 12 августында РДС-6С дип исемләнгән бомба шартлатыла, аның көче 400 килотонн тәшкил итә. Беренче сынаудан 20 тапкыр күбрәк. Шартлау җир өстендә 30 метр биеклектә була. Шул сәбәпле, атом калдыклары, тузан бер мизгелдә полигон мәйданын гына түгел, бөтен тирә-якны зарарлый.

1953 елның 22 ноябрендә янә бер сынау. Хәрбиләр тагын да зәһәрләнә, аларга бомбаны җир өстендә генә шартлату җитми, бу юлы РДС-37 дип исемләнгән бомбаны очкычтан 2 чакрым биеклектән ыргыталар.

1963 елда Советлар берлеге, АКШ, Британия арасында һава, галәм һәм су астында атом сынауларын уздырмаска дигән килешүгә кул куела, шул сәбәпле, очкычтан бомбалар ыргыту тәмамлана. Ләкин Семей полигонында бомбалар шартлату җир астында дәвам итә.

1949-1989 еллар дәвамында 471 атом сынавы уздырыла, шуларның 128е җир өстендә, 343е җир астында була. Бу әле халыкка мәгълүм булганнары гына, кешеләр белми калган сынауларны бары тик совет империясенә хезмәт итүче галимнәр һәм шул даирәдәге кешеләр белә. Совет галимнәре Семей полигоны эшләгән дәверендә тупланган мәгълүматлар әле дә сер итеп саклана.

Белгечләр әйтүенчә, Семей полигонында 1949-1963 елларда уздырылган атом сынауларның гомум куәте Хиросимага ыргытылган бомбага караганда 2500 тапкыр артыграк.

1989 елда Казакъстанның җәмәгать эшлеклесе Олҗас Сөләйманов Невада-Семипалатинск дип исемләнгән иҗтимагый хәрәкәт оештыра. Аның ярдәме тими калмый, шул ук елда Семейда атом сынауларын уздыру туктатыла.




Семейдагы татарлар да нурланыш аркасында зарарлана

Казакъстанның Семей шәһәрендә татарлар күп яши, анда яшәүче милләттәшләребезнең саны 11 мең 500 кеше тәшкил итә.

80 яшен тутырган Рәшидә апа Хәсәнова гомере буена шушы шәһәрнең мәктәбендә математика фәнен укыткан. Семейда булган атом сынауларын яхшы хәтерли. "Советлар берлегенең атом бомбаларын шартлатулары аркасында барлык туганнарым да яман шештән яшьли үлде", ди ул.

“Ни өчендер шартлаулар якшәмбе көннәрендә уздырыла иде, моның нәрсәгә бәйле булганын аңламыйм. Советлар берлегенең идеологиясе шул булды: Семейда атом бомбасы сынауларын уздырылуга куана идек. Безнең хөкүмәт көчле, куәтле икәненә куана, нәрсәдер булса, безне ул барыбер яклаячагына ихлас күңелдән ышана идек.

Ул вакытта без атом сынаулары никадәр заралы икәнен аңламадык, безгә аны әйтүче дә, кисәтүче дә булмады. Хәзер күзләр ачылды, ләкин соң инде. Әнием дә яшьли үлде, әтием дә яман шештән гүр иясе булды. Туганнарым арасында яман шештән теге дөньяга күчүчеләрне санап бетергесез.

Нурсолтан Назарбаевка рәхмәт, ул булмаса, бу полигонны япмаслар иде. Кызганычка каршы, радиоактив калдыклары шушында ук саклана, плутоний беркайда китми, миллион еллар дәвамында калырга мөмкин икән дип әйтәләр”, дип сөйләде Рәшидә апа.

"Авылыбыз атом базы эчендә калды"

Даладагы нурланыш эчендә калган казакъ авыллары арасында татар авылы да бар. Башкүл авылында бүген дә якынча 200гә якын милләттәшебез гомер кичерә. Алар бүген дә нурланыш белән зарарланган суны эчә, агуланган җирне эшкәртә.

Гөлфия Баппанова шушы авылда туып-үскән кеше. Ул: “минем бер генә сәламәт туганым да юк, үзем дә дарулар гына эчеп җан асрыйм”, ди. Аның сүзләренчә, 1990нчы елларда Семей атом сынаулары турында мәгълүматлар ачыклана башлагач, авыл әкренләп тарала башлый.

“Авылда сәламәт кеше юк. Үземнең калкан бизен кистеләр, бар нәрсәгә дә аллергия, ашаган ризыгым - ботка, тамагымнан аш үтми. Иртән тору белән кичкә кадәр дару эчәм. Моны яшәү дип атап булмый, җан асрау дигәне дөресрәктер. Мин генә интекмим, һәр өйдә чирлеләр.

Безнең авыл Семей атом полигонына бик якын, тирә-якта казакъ авыллары, алар да бик нык интегә. Атом сынауларының зәһәре барысына да җитте, ләкин безнең тирәләр атом базы янында булды. Авылда мутация белән туган ямьсез кешеләр дә булды. Сәламәтлеккә зарары нык булды, моның афәте бездән соң килгән буыннарга да җитәчәк. Аңардан качып булмый. Күченеп тә китәрлек түгел, бар җирдә дә нурланыш”, дип сөйләде Гөлфия ханым.

Семей шәһәре нурланыш зонасына керә, бүген дә кайсыбер урыннарда 7дән алып 35 бэрга кадәр нурланыш күзәтелә. Семей полигонында уздырылган сынаулар аркасында Казакъстан гына түгел, Алтай, Новосибирски өлкәләре дә зыян күрә. Гомум саннар шуны күрсәтә: Семейдагы атом сынаулар аркасында 304 000 квадрат метр мәйдан зарарланган.

Семейда полигон 20 ел элек ябылган булса да, бу җирләрдә һаман да атом калдыклары базы урнашкан. Советлар берлеге варисы булган Русия Семейда уздырылган атом сынаулары өчен халык алдында гафу үтенмәде, ул аны үз гаебе итеп танымый, тәүбә итми.

Семейдагы кебек атом сынаулары аркасында зыян күрүчеләр шулай ук Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" корылмасы тирәсендәге Мөслим, Караболак авылларында яшәүче татарлар. Русия дәүләте алар алдында да гафу үтенмәде, Урал җирендә атом сынаулар аркасында татар мөселманнар нәселе тамырдан корып бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG