Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайның төп халкы Роскосмостан компенсация таләп итә


Алтайның Чойский районында яшәүче җирле халык – туба вәкилләренең җыены узды. Алар Русия хөкүмәтеннән “Прогресс” галәм корабы кисәкләре төшкән җирдән күчерүне һәм акчалата ярдәм сорарга карар чыгарды. Әлеге каза 24 августта булган иде.

Тубалар вәкиле Мария Сакова сүзләренчә, кораб кисәкләрендә гептил – агулы матдә бар. Анда яшәүчеләр фикеренчә, “галәм калдыкларының” даими рәвештә төшеп торуы табигатьне пычраткан һәм җитди авырулар куркынычы яный. Шулай ук тормыш-көнкүрешкә дә зыян сала. Быел җиде елга беренче тапкыр күп булып уңган эрбет чикләвеген ашарга гына түгел, ә җыярга да ярамый.

Сакова галәм корабы кисәкләре төшкәч шул тирәдә яшәүчеләрнең хәлләре начарлануны әйтә. Тын юлары ялкынсынганга һәм агулану сизгәнгә анда яшәүчеләр медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Әмма шул ук вакытта Роскосмос әлегә кадәр галәм корабы кисәкләре табылмады дип белдерә. Андагы Роспотребнадзор суда да, туфракта да гептил эзләре табылмауны әйтә.
XS
SM
MD
LG