Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

АКШ Абхазиядәге сайлауны “кануный түгел” дип белдерде


Абхазиядә 26 август көнне булган президент сайлауны АКШ кануный түгел дип белдерде. Дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нурланд әнә шундый белдерү белән чыкты.

Үзбилгеләнгән Абхазиядә президент сайлауда Александр Анкваб җиңде. Ул Русия һәм Абхазия арасында тыгыз элемтәләр булдыру сәясәте алып барды.

Абхазия 1990 елларда ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә Грузиядән аерылган иде. Әмма Русия аның бәйсезлеген 2008 елның августындагы Русия-Грузия хәрби низагыннан соң гына таныды.

XS
SM
MD
LG