Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Либия гыйсьянчылары Каддафи тарафдарларына ультиматум белдерде


Либия гыйсьянчылары хакимияттән алып ташланган Каддафи тарафдарларына ультиматум белдереп, шимбәдән дә калмыйча коралны куярга чакырды. Таләп үтәлмәгән очракта, Каддафи яклылар утка тотылачак.

Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил бүген берничә шәһәр һәм авылны, шул исәптән Каддафиның туган шәһәре Сиртны да, үз контролендә тоткан Каддафи гаскәрләре башлыклары белән сөйләшүләр бара дип белдерде.

Мөәмәр Каддафиның кая булуы әлегә кадәр билгесез. Кичә аның җәмәгате һәм өч баласы Алжирга килде. Либиянең яңа җитәкчелеге Каддафи гаиләсен бирүне таләп итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG