Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Чаллыда чәчәк бәйрәмен Республика көненә бәйләмәделәр


Чәчәкләр бәйрәменнән бер күренеш
Чәчәкләр бәйрәменнән бер күренеш

Чаллыда чәчәкләр бәйрәмен уздыру гадәткә керде. Соңгы берничә елда бәйрәм 30 август көненә туры китереп ачылды. Шуңадыр, мөстәкыйльлек көне Чаллыда чәчәкләр бәйрәменә кайтып калды, дигән гыйбарә дә туган иде. Быел бәйрәм 29 август көнне үткәрелде.


Бу бәйрәм ел саен меңләгән кешене җәлеп итә. Хәзер инде аның уздырылуын көтеп алалар. Татарстаннан гына түгел, Русиядән дә карарга, танышырга киләләр.

Соңгы вакытта бу бәйрәмне Татарстанның бәйсезлек игълан итү көне, шушы көн чаралары белән бәйләргә тырышулар булды. Ләкин татар җәмәгатьчелеге бу көнне чәчәкләр бәйрәме белән кушуга каршы фикерләр белдереп торды.

Вазгыять аеруча 2009 елда, чәчәк бәйрәме уздырыла торган “Азатлык” мәйданында урыс әкиятләре персонажлары күпләп куелганнан соң, куерды. “Три богатыря” композициясен 30 август көнне мәйданга чыгарып бастыруны кайберәүләр кимсетү дип кабул иткән иде.

Әнүрбик Гобәйдуллин һәм Шүрәле
“Менә бу чәчәк бәйрәменә дә сәясәтне кыстырганнар. Ике катлы йорт зурлыгында урыс баһадиры сурәте тора. Гел урыс әкиятләре персонажлары күп. Үзебезнең татар әкиятләре батырлары да җитәрлек бит. Безнеңчә берни дә юк”, дип зарланган иде 2009 елның 30 августында узган суверенитет һәм чәчәкләр бәйрәме көнендә Әнүрбик Гобәйдуллин.

Әнүрбик әфәнде быел, 29 августта ачылган чәчәкләр бәйрәмен карарга да килгән иде. Ул үз кичерешләрен уртаклашты.

“Быелгы бәйрәм искиткеч. Горурланып туя алмыйм. Безнең халык мондый зурлаудан үтләмәс микән дип, куркып та куям. Тукайга, аның әкият геройларына игътибар бик зур.

Шүрәле сурәтләре генә ни тора! Урыс та Тукайны, аның эшләрен күрде, әнә бит, чират торып, әкият персонажлары белән сурәткә төшәләр. Тукай иҗатын күзаллаулары арткандыр”, дип сөенә Әнүрбик әфәнде.

Чаллыда яшәүче Габделхәй Сәмигуллин бәйрәмгә Кукмарадан килгән кунакларын да алып килгән.

“Бу бәйрәм -- зур тантана. Аны ел саен көтеп алабыз. Тамашаларны ясаган кешеләр хезмәтенә сөенеп йөрибез. Бу чәчәкләр бәйрәмен бәйсезлек көне белән бәйләү дөрес түгел иде. Һәркайсының үз урыны”, ди Габделхәй әфәнде.

Чәчәкләр бәйрәменең хаҗәте бармы? Бу эшкә бит бик күп оешмалардан йөзләгән кеше берничә ай буена көч түгә. Әлеге чарага оешма җитәкчеләрен тарту, җәлеп итү кыенмы? Чәчәкләрдән сурәтләр ясап, аларны мәйданга чыгарудан ни файда?

“Бу эшне оештыруда, башкаруда кыенлык юк. Әле менә бу бәйрәм башлана гына, оешма җитәкчеләре инде килеп сорыйлар, алдагы елда чәчәк бәйрәмен нинди темага багышлыйбыз, диләр.

Васыйл Шәйхразиев
Чәчәк бәйрәмен бар халык хуплый. Мондый матурлыкны административ ысул белән булдырып булмый. Монда белү, теләк, мин моны эшлим дигән горурлык кирәк.

Ел саен шулай оештырып, без мәңгелек, тарихка кереп калырлык матурлык ясарга тиешбез. Бу матурлык өйләргә, шәһәр тормышына да күчәр”, дигән фикерне әйтте безгә Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев.

Быел Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды. Кешенең галәмгә беренче тапкыр очуының 50 еллыгы билгеләп үтелде. Чаллыдагы чәчәк үстерү осталары “Азатлык” мәйданындагы хезмәтләре белән шушы күренешләрне яктыртырга омтылган.

Мәйдандагы тамашаны халык ике көн буе карады. 30 август иртәсенә тамаша сурәтләре җыеп алынган иде.

XS
SM
MD
LG