Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессына БМО-ны финаслауны киметү турында канун өлгесе тәкъдим ителде


АКШ Конгрессының вәкилләр Пулатында Республиканнар фиркасен тәкъдим итүче комитет башлыгы Илеана Рос-Лехтинен Конгресска Фәләстинне БМО әгъзасы итү мөмкинлеген тудыручы БМО-дагы тармакларны Кушма Штатларның финанславын туктатучы канун өлгесе кертте.

Әлеге документ шулай ук БМО-ның кеше хокуклары бүлеген финансламауны да үз эченә ала. Әлеге бүлек элгәре Израильне тәнкыйтьләгән иде.

Фәләстин автономиясе хакимияте якын арада БМО Генераль ассамблеясенә Фәләстиннең бәйсезлеге мәсьәләсен берьяклы рәвештә генә куячак. Бу адымын ул Израиль белән килештермәде.

Белгечләрнең күпчелеге Рос-Лехтинен тәкъдим иткән канун өлгесен, күпчелеге демократлар булганга, Сенатның раславына шик белдерә.
XS
SM
MD
LG