Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүне тикшерү декабрьгә кадәр озайтылды


Анна Политковская
Анна Политковская
Журналист Анна Политковскаяны үтерүне тикшерү 7 декабрьгә кадәр озайтылган. Бу хакта Политковскаялар гаиләсен яклаучы адвокат Анна Ставицкая белдерде.

Узган атнада Политковскаяны үтерүне оештыруда шикләнелгән милициянең элекке подполковнигы Дмитрий Павлюченков тоткарланды. Аңа кадәр май аенда җинаятьне кылучы дип шикләнелгән Рөстәм Мәхмүтов сак астына алынган иде.

“Новая газета”ның күзәтүчесе Анна Политковская 2006 елның көзендә Мәскәүдә үтерелгән иде. Бу җинаятьтә катнашкан дип гаепләү белдерелгән өч кеше мәхкәмә алдына баскан иде, әмма аларны җәмәгать утырышчылары аклады.
XS
SM
MD
LG