Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманча татар музыкасы яшьләрне кызыксындыра


Заманча татар музыкасы фестивале баннеры
Заманча татар музыкасы фестивале баннеры

30 август көнне "Билайн" кәрәзле элемтә операторының татарча сөйләшә башлавына бер ел тулды. Шушы уңайдан әлеге ширкәт заманча татар музыкасы фестивале уздырды.


“Билайн” беренчеләрдән булып, абонентларга татарча хезмәт күрсәтүне башлап җибәрде. “Сине аңлаганда шундый рәхәт!” дип башланган реклам кампаниясе күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер.

Әлеге башлангычка бер ел тулу уңаеннан Республика көнендә Казанның Петербур урамында популяр татар төркемнәре чыгыш ясады. 4 сәгатьтән артык вакыт эчендә Иттифак, Азат, Мубай, Real feelings, Либертас, Илгиз Шәйхразиев, Baxtle, Зөлфия Гаджиева, Гүзәл Минакова, FUNKtion unlimited чыгыш ясап, тамашачы күңелен ачты.

Дагстаннан килгән Зөлфия Гаджиева башта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Минакова белән “Ак калфак” җырын башкарса, аннары ул кумык телендә җырлады.

Бу чара кысаларында “Осталар урамы” дигән остаханә-күргәзмә дә оештырылган иде. Анда гарәп каллиграфиясе, сәйләнле чигүләр, тукыма белән эшләү сәнгатьләре белән танышырга мөмкин иде.

Заманча татар музыкасы фестивале яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Күпчелек татар яшьләре “Мондый чаралар күбрәк булсын” дигән, теләктә калды.

XS
SM
MD
LG