Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дистә меңнәрчә либияле Рамазанны һәм Каддафи хакимияте җимерелүне бәйрәм итә


Триполи башкаласында бүген таң белән дистә меңнәрчә кеше Рамазан бәйрәменә җыелды. Бәйрәм намазына килгәннәр Мөәмәр Каддафи хакимияте җимерелгәнгә Аллаһы тәгаләгә рәхмәт белдерде.

Либия гыйсьянчылары илнең күп өлеше үзләренең контроллендә булуны әйтә. Элгәре Каддафи вәкиле Муса Ибраһим гыйсьянчыларның шимбәгә кадәр Сирт шәһәрендә Каддафи яклылар коралларын куярга дигән ультиматумын кире какты.

НАТО вәкиле, хәрби очкычларның Триполидан көньяк-көнбатышка таба булган Бани-Вәлид һәм Сирт арасындагы корылмаларны утка тотуын белдерә.

Каддафиның кайда булуы билгесез булып кала.
XS
SM
MD
LG