Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Гает бәйрәме зурлап уздырылды


Мәчеттә гает вәгазе
Мәчеттә гает вәгазе

30 август Удмуртия республикасы мәчетләрендә Рамазан гаете зурлап уздырылды. Имам- хатыйб Равил хәзрәт Газизов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә ир-атлар залында 450ләп кеше булды, дип сөенечен яшермәде.


Дин кардәшләребез Рамазан аен көннәрнең озын һәм эссе булуына карамастан, бик җиңел уздырган. Рәфис Хөснетдинов хәтта: “Рамазан ае бик тиз узып китте, танышлар, дуслар белән мәчеттә ашларда күрешү, бергәләп тәрәвих намазларын укуларны әле сагынырбыз”, дип әйтте.

Рамазан аенда сәламәтлеге булмау сәбәпле, ураза тота алмасалар да, гает намазына мәчеткә килергә тырышабыз дип уртаклашты берничә абый. Алар хәзер яңа мәхәлләгә килгән. “Якын булгач, бик җайлы”, диделәр өлкән яшьтәге абыйлар.
Гаеткә килүчеләр ишек алдында урнашкан сәдака әрҗәләре яныннан узып китмәде


“Иман нуры” мәчетенең гает намазына Ижаудагы төзелеш фирмаларында эшләүче үзбәкләр, таҗиклар да күпләп килгән. Алар: “Ураза тота алмадык, әмма гает намазын укырга килдек”, дип әйттеләр.

“Иман йорты барлык милләтләр өчен ачык, мәчеткә азәрбайҗаннар күп ярдәм итте бу айда. Ифтар ашлары әзерләргә берничә сарык суеп китерделәр, әле тагын мохтаҗларга өләшергә дип ит керттеләр”, дип сөйләде мәчет төзелешен әйдәп барган Әнисә ханым Закирова.

“Иртәнге намазга һәм гаеткә килүчеләр ишек алдында урнашкан сәдака әрҗәләре яныннан узып китмәде”, дип билгеләп үтте мәчетнең имамы Яхъя абый Гомәров.

Ай буена “Иман нуры” мәчетендә ураза тотучылар ифтарга җыелды. Аларга тәмле ашларны пешекчеләр Нәкыйбә апа Әхмәтханова, Мәгъсүмә апа Касимова, Рәшидә апа Гайниева әзерләде. Алар гает көнне дә иртән иртүк коймак пешереп, кунакларны сыйлады.
Табаларда гает коймагы пешә
XS
SM
MD
LG