Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда суверенлык көнен ике кеше яклап чыкты


Илмир Салих
Илмир Салих

Чаллының Фидакарьләр аланында һәм Азатлык мәйданында Татарстанның суверенлык көнен искә төшереп йөрүче кешеләр дә күренде. Заманында меңләгән татар җыелган мәйданнарга барлыгы ике милләтпәрвәр чыкты.


Быелгы 30 август алдыннан милли хәрәкәт оештырасы чаралар турында бернинди хәбәрләр, белдерүләр күренмәде, ишетелмәде. Шулай да яшьләр Чаллы хокук органнарына урам җыены уздыру турында гариза биргән.

Аларның күп кеше катнашында чара уздыру турындагы гаризалары кабул ителмәде. Нәтиҗәдә, шәһәрнең 1нче бистәсендә Фидакарьләр аланына бер, Азатлык мәйданына шулай ук бер кеше шигар күтәреп чыга.

Гөлназ Габбасова
Без әлеге шәхесләр белән очраштык. Аларның берсе – Илмир Салих. Ул “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Кама төбәге бүлеге җитәкчесе.

“Теләктәшләрем аз. Чөнки Чаллыда милли хәрәкәтне төрле яклап басалар. Шуңа кайберәүләр органнардан курка. Нигә куркалар – анысы билгесез. Шулай да милли хәрәкәт бетмәс, татар күңелләрендә бәйсезлек хисе бар.

Бүген мин бу мәйданга үзем генә чыксам да, төшенкелек юк. Яшьләр монда күп, аларга суверенитет турында искәртәсем килә”, диде Илмир.

Фидакарьләр аланынан соң без Азатлык мәйданына юл тоттык. Халык аз булган мәйданда шигар белән йөрүче кешене табу кыен булмады. Кечкенәрәк буйлы кыз Гөлназ Габбасова булып чыкты. Аның әйтүенчә, 30 августта ул Чаллы халкына, килгән кунакларга Татарстанның бәйсезлек көне булганын күрсәтергә теләгән.

“Биредәге халыктан бәйсезлек, суверенлык төшенчәләре хакында сорашам. Әйбәт җавап алсам, ул кешеләргә Татарстан символы булган тасмалар бүләк итәм. Мәйданда үзем генә булуның сәбәпләре күп. Мондый чараны күп кеше катнашында уздыруга рөхсәт бирелмәде. Ләкин теләктәшләр бар”, дип ышандыра Гөлназ.

Фәния Хәмәтова
Без Азатлык мәйданында Фәния Хәмәтованы да очраттык. Фәния ханым 90нчы елларда татар милли хәрәкәте оештырган урам җыеннарында гел катнашып килгән.

“1990 елларда язучылар Азатлык мәйданында рәт-рәт басып торды. Халык алар сүзен ишетергә килә иде. Әгәр шул урам җыеннарына бер генә язучының килмәве ачыкланса, зур сөйләшүләр була иде.

Шулай да өмет бар. ТИҮ яши дип әйтәләр. Әмма мәйданның буш булуы җанны әрнетә” дип, Фәния ханым үткән чорларга үз бәясен бирде.

Әйе, Фәния Хәмәтова белән килешеп, 90нчы елларны сагынып сөйләргә генә кала, дияргә мөмкин. Татарстан үзенең бәйсезлеген игълан иткән 30 август көне быел бәйрәм рухыннан башка гына узып китте.
XS
SM
MD
LG