Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Мәскәүдә 31нче маддәне яклаучылар тоткарланды [видео]


Бүген Мәскәүдәге Триумфаль мәйданда Конституциянең 31 мәддәсендә язылган җыеннар үткәрү иреген яклап хакимиятләр белән килешенмәгән чарага килгәннәрдән кимендә 10 кеше тоткарланган.

Мәскәү полициясе бу чараны үткәртмәячәген белдергән иде. Беренче булып бу чараны оештыручыларның берсе Константин Косякин тоткарланган.

Унлаган кеше “Маяковская” метросы янында “Гадел сайлаулар таләп итеп”, “Бу хакимиятнең китүен таләп итеп” дигән шигарьләр кычкырды.

Алдан ниятләнгән “Стратегия 31” дип аталган чара бүген Русиянең берничә шәһәрендә үтәргә тиеш иде.

XS
SM
MD
LG