Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:01

Чечняда ураза гаетен шартлаулар белән каршы алдылар


Чечня рәсмиләре өч интихарчы шартлавында тугыз кешенең үлүе һәм 20дән артыгының яралануын әйтә. Әлеге хәл ураза гаете һәм белем көне алдыннан булды. Чечняда ураза гаетен чәршәмбе бәйрәм итәләр.


Чечня башкаласы Грозныйда халык ураза гаетенә әзерләнеп ятканда, шәһәрдә бер-бер артлы өч шартлау булды. Соңгы вакытта шактый тынычлана төшкән республикада кинәт кенә тугыз кешенең үлеменә китергән бу хәл кабат халык күңеленә шом салды.

Үлүчеләр арасында җидесе – полиция хезмәткәре, ә берсе - гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Яраланган 20дән артык кешенең кайберләрен авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

“Интерфакс” агентлыгы язуынча, башта полиция хезмәткәрләре бер шикле кешедән документын таләп иткәннәр. Ул үзалдына ниндидер дога укып барганга шикләнгәннәр. Хокук саклаучылар документ сорагач, бу кеше үз-үзен шартлаткан. Әлеге хәл Чечня парламенты корылмалары яныннан 50 метрда була. Шулай ук анда полиция посты да урнашкан. Әлеге урынга кызыксынып кешеләр җыелгач, тагын бер-бер артлы ике интихарчы килеп үз-үзләрен шартлаткан. Өч интихарчының да полиция киемендә булуы әйтелә.

Мәскәү тарафлы Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров әлеге шартлатучыларны барлык мөселманнарның изге бәйрәменә тап төшергән “зомбилашкан бандитлар” дип бәяләде. Аның сүзләренчә, алар үзләренең чын йөзен күрсәтте.

“Бүген мөселманнар өчен изге бәйрәм көнне алар шундый фаҗигане кылды”, диде ул.

Әлегә җаваплылыкны үз өстенә алучы юк

Әлегә бу интихар һөҗүме өчен беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаса да, Кадыйров сугышчы Доку Умаровны гаепләде.

“Моның артында Доку Умаров төркеме тора. Безнең эшебез аларны табу. Бу кешеләр үзләренең кеше түгеллеген һәм мөселман түгеллеген күрсәтте. Кеше гомере аларга бер тиенгә дә тормый”, диде ул.

Үзен Кавказ әмире дип йөрткән Доку Умаров төбәкне ислам дәүләте итү өчен көрәшеп, төрле интихар һөҗүмнәре оештыра. Мисал өчен, узган гыйнварда 36 кеше үлеменә китергән һава аланындагы шартлау өчен җаваплылыкны да ул үз өстенә алган иде.

Шулай ук ул 2010 елның мартында метродагы шартлау өчен дә җаваплы булуын әйтте. Ул чакта барлыгы 39 кеше гомере өзелде.

Русия рәсмиләре Умаровны моннан ике ел элек Мәскәү-Петербур поездын шартлатуда да гаепли. Анда 26 кеше үлде.

Кремль Төньяк Кавказдагы сугышчылар белән көрәшне инде күптәннән алып алып бара. 1994-1996 һәм 1999-2002 еллардагы Чечнядагы ике сугышны әле бүген дә күпләр яхшы хәтерли. Гәрчә икенче сугыш инде моннан тугыз ел элек тәмамланса да, бу республикада тынычлык әзме-күпме әле генә урнаша башлады. Аның каравы, Чечнядагы тотрыксызлык кайтавазы якындагы башка Төньяк Кавказ төбәкләренә таралды.

XS
SM
MD
LG