Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:59

Милли мәктәпләр кыскартылганда, кайбер төбәкләрдә татар сыйныфларын ачарга тырышалар. Йошкар-Оладагы татар сыйныфына балаларны берәмтекләп туплаганнар.


1 сентябрьдә Белем көне билгеләнә. Соңгы бер-ике елда татар мәктәпләре ябылуы, татар сыйныфлары кыскартылуы турында ешрак ишетергә туры килә. Бала санын тутырмаган уку йортлары, ә алар, нигездә, милли мәктәпләр ябылырга мәҗбүр. Дәүләт, икътисади кризис булу сәбәпле, аларны асрарга акча юк дип аңлата. Шулай да кайсыбер төбәкләрдән куанычлы хәбәрләр дә килә. Мәсәлән, Мари Иле республикасының башкаласы Йошкар-Оланың 14 нче гимназиясендә татар сыйныфы ачылды. Әлегә кадәр биредә татарча укыту булмаган. 25 татар баласы мәктәп бусагасын үтеп, атнасына биш сәгать дәвамында татар теле һәм әдәбиятын укып, татарча укырга-язарга, сөйләшергә өйрәнәчәк.

Бу турыда Мари Иле республикасының татар милли-мәдәни үзәгендә эшләүче Рамай Юлдашев белән әңгәмә кордык.

Рамай, төбәкләрдә мәктәп булмаса да, һичьюгы, татар сыйныфларны кирәк дип әйтсәләр дә, сүздән ары китмиләр, күпләр татар сыйныфын оештырырга бала саны җитми, диләр. Сез балаларны ничек тупладыгыз? Бу эш ничек башкарылды?

– Йошкар-Олада узган Сабан туена Татарстаннан күп кунаклар килгән иде, шул исәптән Татарстан делегациясендә мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов та бар иде. Ул татар җәмәгатьчелеге, Мари Иле республикасының мәгариф министры белән дә очрашты. Сөйләшүләре нәтиҗәсе шул булды: шәһәрдә татар сыйныфын ачарга кирәк дигән карар кылынды. 14 санлы гимназия мари милли уку йорты булып санала, ләкин биредә белем алу нигездә урыс телендә бара.

Йошкар-Ола тарихында беренче тапкыр мондый эшне оештырдык, аның авырлыклары да булды, әлбәттә. Беренче сыйныфыбызга 25 бала килде, араларында ике урыс баласы бар, алар Казаннан күчеп килгән гаилә.

Ата-аналары баласының татарлар белән укыса, хәерлерәк дигән гозерләрен кире какмадык. Тагын 5-6 бала катнаш никахтан. Укучыларны туплау җиңел бумады, 17 бала тиз тупланды, чөнки ата-аналарның да теләге булды. Калганнарын һәрберсен аерым табып,үгетләп, җитәкләп дигәндәй алып килдек. Шәһәрдә 58 бала бакчасы бар, аларны иренмичә йөреп чыктык, мөдирләр белән сөйләшеп, ата-аналар җыелышында татар сыйныфы ачу турында сөйләдек, аннары матбугатка да игъланнар бирдек, мәгълүмат таратырга тырыштык. Татар сыйныфын туплый алмасбыз дип курыктык, шәт, бусын әлегә ерып чыктык.

Татар сыйныфында уку ничек оештырылачак? Уку татарча буламы, әллә милли компонет буларак, аерым түгәрәкләр булачакмы?

– Башта ике сәгать татар телен укыту булыр дип уйлаган идек, аннары сыйныфтагы балалар төштән соң да калып укыячак. Өстәмә рәвештә факультатив дәрес буларак туган телне, әдәбиятны, тарихны, гореф-гадәтләрне өйрәтү мөмкинлеге туды. Димәк, атнасына 5 сәгать татар теле булачак. Калган фәннәр барсы да урыс телендә барачак, 3-4 сыйныфта дәүләт теле буларак мари теле дәресе дә керә башлаячак.

Татар сыйныфы дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин ителдеме?

– Моның артыннан шактый йөрергә туры килде. Татарстан мәгариф министрлыгы ярдәме белән бар китапларны да таптык, алып кайттык. Ләкин моның да үз кыенлыклары бар икән. Элек “Мәгариф” нәшрияты булганда барсы да җиңел хәл ителә иде. Хәзер аяк белән эзләп йөрисе, китаплар бер урында гына тупланмаган. Офис бер җирдә, склад икенче җирдә. Аны да да әллә табасың, әллә юк. Ярый, мин, мәсәлән, Казанны яхшы беләм, ә Иркутски, Красноярски якларындагы татарларга нишләргә? Посылка белән җибәрү дә юк.

Татарстан мәгариф министрлыгында бар китаплар да бер урынында тупланган булса, бик җиңел булыр иде. Мәсәлән, без урыс телле татар балалары өчен язылган Хәйдәрова һәм Галиева авторлыгындагы дәреслекләр алдык, аларның язу дәфтәрләре дә бар, ләкин Казанда аларын таба алмадык. Авторларның үзләре белән элемтәгә кереп, уку әсбапларын безгә бандероль итеп җибәрделәр.

Балаларны кем укытачак? Белгечне каян таптыгыз?

– Бу безнең өчен авыр мәсьәлә булды, укытучыны озак эзләдек. Шөкер, эзли торгач, кешеләр аша әйтә торгач, Казанда Татар дәүләт һуманитар педагогия университетын тәмамлаган ханымны таптык. Гимназиядә эшләргә ризалык бирде, балалар да аны үз итте кебек.

Татарстанда милли мәктәпләр ябыла, татарлар балаларын милли мәктәпләренә бирми, авылларда бала саны кими бара. Мари Илендә татар авыллары шактый, анда мәктәпләргә ябылу куркынычы бармы?

– Мари Илендә татарлар күпләп яши торган Бәрәңге, Мари Түрек, Морки районнары бар. Татар авылларында мәктәпләр ябылмады, эшли, кыскартулар була дигән хәбәр ишетелми. Ә менә мари мәктәпләре күпләп ябылды. Татар авылларында тулысынча татар телендә белем бирү юк, анда да атнасына берничә сәгать татар теле укытыла, ләкин авылларда татар мохите бар әлегә, шуңа күрә тел саклана.

Рамай, Йошкар-Оладагы татар сыйныфында берничә татар булмаган бала бар дип әйттең. Гадәттә, бер урыс булганда татарлар урысчага күчә, бу сизмәстән килеп чыга. Татар сыйныфында урыс балалары укыса, милли мохит барлыкка да килеп өлгермичә, изге максаттан башланган эш юкка чыгар дигән куркыныч юкмы?

– Андый куркыныч бар, мин үзем дә Казан мәктәбендә укытучы булып эшләдем. Балалар дәрестә татарча сөйләшә кебек, ләкин тәнәфес булу белән урыс балалары булса да, булмаса да урысчага күчәләр. Казанда бераз булса да татар мохите бар, Йошкар-Олада бу чамалырак.

Укытучыдан да күп нәрсә тора, ул татар телендә сөйләшергә, аралашырга кызыктыра алса, урыс балалары да татарларга иярер иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG