Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясе гади мәктәпкә әйләнде


Узган кыш Бәләбәй татар гимназиясе әле гимназия иде (архив фотосы)
Узган кыш Бәләбәй татар гимназиясе әле гимназия иде (архив фотосы)

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда ике мәсьәлә каралды: Бәләбәй татар гимназиясе мәсьәләсе һәм узган праймеризга йомгак ясау.


Утырыш татар милли-мәдәни мохтарияте урнашкан бина ихатасында, ачык һавада, чәй табыны артында узды. Башта узган Ураза бәйрәме уңаеннан Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов вәгазь сөйләде, Коръәннән сүрәләр укыды. Артабан ике мәсьәлә каралды. Беренчесе - Бәләбәй татар гимназиясе мәсьәләсе, икенче көн тәртибе - узган праймеризга йомгак ясау.

29 август Бәләбәй татар гимназиясе җитәкчелегенә гимназиянең статусы бетерелеп, гади мәктәпкә әйләнүе турында карар тапшырылган иде. Җыелышка килгән мәктәп мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов сүзен эзәрлекләнүләре тарихыннан башлады:

“Мин 2002 елда Казанда, ул чактагы Русия президенты Владимир Путинга Башкортстандагы һәм мәктәптәге хәлләр турында ирештергән идем. Ул очрашу Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев каршында узды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Кайтуга миңа Башкортстанда кем хуҗа булуын күрсәтә башладылар. Мине эштән алынуым турында карар көтеп торган иде инде. Мәхкәмә аша аны көченнән чыгаруга ирештем, ләкин каршылыклар үскәннән-үсә барды. Үзем һәм гимназия мәнфәгатен яклап илледән артык мәхкәмәдә катнаштым.

Мортаза Рәхимов китте, ләкин башкорт этнократиясе һаман урынында калды. Башкортстан Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия мәктәптә башкорт теле атнасына бер генә сәгать укытылуы уңаеннан безне мәхкәмәгә биргән иде. Без анда җиңеп чыктык, моның өчен юк сәбәпләр табып, гимназия статусын алдылар”.

Чарада Башкортстан мәгариф министрлыгының милли телләр укыту бүлеге җитәкчесе Рәйсә Күзбәкова да катнашты һәм шулай диде:

“Әлеге вазгыятькә Нурмөхәммәт Хөсәенов күзе белән генә карарга ярамый. Чыннан да, мәктәптә кимчелекләр җитәрлек. 2008 елдан бирле аның низамнамәсе яңартылмаган, ә мәгарифне күзәтү хезмәте моңа бик җитди карый.

Рәйсә Күзбәкова
Өлгерү 50% чамасы, ә гимназияләр өчен бу күрсәткеч югары. Биредә хәтта республиканың уртача күрсәткеченнән дә түбән өлгереш. Шулай ук укытучы кадрларның һөнәри осталык дәрәҗәсе түбән дип табылды. Шушы һәм башка сәбәпләрдән гимназия статусы алынды, ләкин бу хаталарны төзәткәннән соң алдагы елда кире статусны алу мөмкинчелеге бар. Шуңа сәясәтләштерү кирәкми”.

Нурмөхәммәт Хөсәеновның җаваплары әзер иде. Ул һөнәри осталык мәсьәләсенә тукталып, мәктәп каршында озынайтылган көн төркемнәрендә тәрбиячеләр эшләве, алардан югары белем таләп ителмәвен әйтте. Бәләбәйдәге башкорт гимназиясендәге интернаттагы тәрбиячеләрнең белемнәрен тикшереп тә тормаганнарын ирештерде. Өлгерү мәсьәләсенә килгәндә, агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да югары уку йортларына кергән. Узган еллардагы күрсәткечләр дә югары.

Тигезлек-тигезсезлек мәсьәләсенә кагылышлы саннар да китереп узыйк. Бәләбәй башкорт гимназиясенең узган уку елында хезмәт хакы фонды 31.68 миллион сум булса, татар гимназиясенә 5.2 миллион сум акча бүлгәннәр. Башкорт гимназиясендә бер баланы укытуга елына 70 мең сум, татар гимназиясендә 23,5 мең сум акча бүленгән. Дөрес, мәктәпләрдә балалар саны да аерыла. Башкорт гимназиясендә 462, татар гимназиясендә 229 бала укый. Ләкин балалар нисбәтеннән караганда да саннар тигезлек турында сөйләми.

Утырышта мәктәптәге проблемнарны тирәнтен өйрәнү өчен комиссия төзергә карар ителде.

Чара ахырында “Алтын ай” төркеме тарафыннан концерт күрсәтелде.
“Алтын ай” төркеме
XS
SM
MD
LG