Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә бромнан агуланган 100-ләп кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән


Чиләбедә сыек бром агудан килгән зыянны бетерергә тырышалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бромлы савытлар куелган вагон шәһәр читенә чыгарылган дип хәбәр итә.

Хастаханәләргә бромнан агуланган 100-ләп кеше мөрәҗәгать иткән. Сигез кеше хастаханәгә салынган.

Бүген иртән Чиләбе тимер юл вокзалында бер вагондагы савытларының бер өлешеннән 50 литр сыек бром аккан һәм һавага таралган.

Вокзал хезмәткәре радиобыз хәбәрчесенә: “Шәһәр яны вокзалы өстенә сары төстәге томан күтәрелде, күперләрне сакка алдылар, бүтән мәгълүмат бирмәделәр. Суларга һава калмады. Без эштән китәргә мәҗбүр булдык”, дип белдерде.

Тимер юл вокзалы янындагы мәктәпләрдә 1 сентябрь тантаналары үткәрелмәгән. Балалар бакчаларыннан балаларны, мәктәпләрдән укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Шул тирәдә яшәүчеләр медицина битлекләре һәм сөт сатып алган.
XS
SM
MD
LG