Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Габдулла Тукай әдәби музеенда Түбән Камада яшәп иҗат итүче сәнгатьле чүкү остасы Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә чүкү остасы Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап иҗат иткән эшләрен тәкъдим итә.


Сәнгатьле чүкү остасы Александр Иванов инде 37 ел иҗат итә. Күпләргә аның исеме таныш булмаса да, рәссамнарга ул күптәннән билгеле.

Аның эшләре милли тематикага, шулай ук Русия, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихына, аучылар тормышыннан алынган күренешләргә, татар халык әкиятләренә, фантастика, фәлсәфә, дин кебек темаларга багышланган.

"Шүрәле" әкияте

Иванов үзе әйтүенчә, 1997 елда Болгар җирләрендә булып кайту аның тарихи, милли темага эшли башлавына этәргеч ясый.

“Басып тора кече манара, әле ул вакытта кара пулат янында кабер ташлары. Шунда йөри торгач, күргәннәрем миндә бик зур тәэсир калдырды. Һәм күңелемнең иң түрендә яшеренеп яткан хәтер капкачлары ачылгандай булды.”

Эшләре диварларны бизәрлек”

Александр Иванов махсус сәнгать белеме алмаган. Байконурда ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Түбән Кама шәһәренә килеп урнашкан, анда техникум тәмамлап, янгынга каршы көрәш хезмәтендә инструктор булып эшләгән.

Сәнгать дәресләрен ул билгеле чүкү остасы Георгий Арчуашвилидан Түбән Кама химия комбинатының сәнгать төркеме остаханәләрендә ала. Озак еллар Александр Иванов шиналар заводында һәм химия комбинатында сувенирлар ясау белән шөгыльләнә.

Александр Иванов

“Металлны сәнгатьчә бизәү Казан ханлыгы чорында югалып калган, тарихи сәбәпләр арасында тыелып, ул үсешен өзеп калган иде. Борынгы традицияләребез бик бай булса да, аларны дәвам итүчеләр бик сирәк иде.

37 ел, уйлап карасаң, ул бик зур вакыт. Аның эшләре – әйткәнемчә, авыр хезмәт. Ул бер панно өстендә 3-4 ай эшли. Аның бизәкләргә игътибар бирүен күрәбез, детальләргә. Детальләр – гомумән, татар халкының сәнгати асылы.

Габдулла Тукай һәм халык әкиятләренә багышланган бу әсәрләре музей диварларын гына түгел, гомумән, татар халкы йортын, диварларын, сарайларын бизәргә тиеш”, дип сөйләде сәнгать фәннәре белгече Рауза Солтанова.

Русиядә иң арзан зат кеше”


Тукай музеенда күргәзмәнең ачылу тантанасына танылган рәссамнар, язучылар, сәнгать белгечләре чакырылган иде. Чыгыш ясаучылар Александр Ивановның эшләре, иҗаты турында үз фикерләрен әйтте, иҗатка кагылышлы проблемнарны күтәрде.

"Салам-торхан" әкияте
“Бүгенге көндә, кызганычка каршы, Русиядә иң арзан зат – кеше. Ә кешенең иң зур хезмәте – иҗат. Иҗат шулкадәр түбән дәрәҗәгә төшеп калды”, дип сөйләде шагыйрә Нәҗибә Сафина.

Александр Иванов инде 37 ел иҗат итүенә карамастан, әлегә кадәр бернинди исем дә алмаган, Татарстан рәссамнар берлегенә дә кертелмәгән.

Тукай музеенда ачылган әлеге күргәзмәдә Александр Ивановның Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган эшләре, шулай ук татар халык әкиятләренә нигезләнгән хезмәтләре урын алган.

Алар Тукайның “Шүрәле,”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” кебек әсәрләренә, татар халык әкиятләреннән “Салам-торхан”, “Зөһрә”, “Гөлчәчәк”, “Бүдәнә белән төлке”, “Сак-Сок” әсәрләренә багышланган.

XS
SM
MD
LG