Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

2012 елдагы федераль Сабан туе Тын океан ярындагы Владивосток шәһәрендә үтәчәк. Шуңа да безнең андагы татар тормышына игътибар бермә-бер артачак. Бүген без 2001 елга кайтып, Владивостоктагы милли тормышның ул чакта ничегрәк барганын белербез.


Бу язма беренче тапкыр "Азатлык" радиосы эфирына 2001 елның октябрь аенда чыккан иде. Әлбәттә, хәзер Владивостоктагы милли тормышта катнашучы кешеләр дә, гамәлләр дә башкарак. Бүгенге вазгыятьне бергәләшеп күзаллау өчен гасыр башындагы хәлләр белән танышырга тәкъдим итәбез.

Римзил Вәли. Бүген без ерак сәфәргә чыгабыз. Җылы сулы зәңгәр диңгез пляжларына, Европа калаларына түгел, ә соргылт дулкынлы Япон диңгезенә, Тын океанга таба. Монда, бер дистә мең чакрымга сузылган урманнар-таулар артында, безне өзелеп көтүчеләр булмаска да мөмкин.

Әмма бу сәфәребез үзенә күрә тансык, хәтта изге һәм кабатланмас. Ерак Шәрык – кояш чыккан як. Урманлы кыялар, диңгез култыклары, билгесез юллар үзләренә тартып тора. Ниндидер ерактагы яңа тормыш, өметләр безнең милләттәшләребезне бу якка чакырган.

XIX-XX гасырларда татарлар Ерак Көнчыгышка йөзләп, меңләп бертуктаусыз китеп торган. Идел-Уралда туып үскән татар егетләренең зур күпчелеге Тын океан флотында хезмәт итәргә җибәрелгән. Аларның көчлерәкләре, үткенрәкләре армиядән соң монда яшәргә калган.

Арык атлы акчасыз колхозга, фатирсыз калага кайтуга караганда, Владивосток, Хабаровски портларында, заводларда эшләү мулрак тормыш вәгъдә иткән. Туган авыл, әнкә теле ул заманнарда беренче планда түгел иде бит. Сагынса да, сагышына түзгән ул, безнең халык гел шул сагыну турында җырлап яшәсә дә, сагынган җиренә бер дә кайтмыйча яшәргә күнеккән.

Шулай ук шахталарда, диңгездә эшләргә вербовка яки комсомол юлламасы белән китүчеләр дистәләгән, йөзләгән меңгә җитә. Туган җирдән аерылып, муллыкка һәм иреккә өмет итеп, дөнья читенә китүчеләр аз булмаган. Арбалы чаналы атларда айлар буе, поездларга утырып атналар буе тугыз ун мең чакрым үтәргә кемне нәрсә мәҗбүр иткән? Бик еракка бәлки мәңгегә илеңнән китү, газиз туган җиреңнән аерылу уен эш түгел.

Әнә кулаклыкта гаепләнеп, туган йорттан сөрелүчеләр бар. Аларның башка чарасы булганмы? Сәяси сыйнфый көрәш ялкыны да, фәкыйрьлек тә, паспорт бирергә рөхсәт ителми торган бәгырьсез тәртипләр дә тәэсир иткән.

Аннан да элегрәк, революция, Ватандашлар сугышы чорында, репрессиягә дучар булган зыялылар, затлы шәхесләр дә шәрыкка юл тоткан. Татар милли хәрәкәте юлбашчысы Гаяз Исхакый, публицист галим Рәшит Ибраһимов Манчжуриягә, Япониягә, Кореягә барып, татар милли җәмгыятьләрен оештырган. Шуңа күрә Ерак Шәрыкны татар иле дип атарга була.

Күпме укымышлы, көчле ихтыярлы затлар килеп чыккан бу якка. Алар эмигрант булып, Кытайга яки Япониягә күчеп, һәркайда мәктәп, мәчет ачып, мәдәни кичәләр оештырып, газет чыгарып үзләренчә яшәргә тырышкан.

Мукден, Токио, Харбин, Хайлар, Чан-Чунь шәһәрләрендә яшәгән яки туган милләттәшләребез яки аларның балалары хәзер Германиядә, Чехиядә, Америкада гомер итә.

Бу гаиләләр Манчжурияне, Кореяне яхшы хәтерли. Күп еллар үткәч, җирнең икенче ягыннан Көнбатыш илләре аша Идел-Уралга кайтканда да алар үзләренең Ерак Шәрыктан икәнлеген онытмыйдыр...

Күпме кайгы, күпме өмет яшь һәм кан белән сугарылган як – ул Ерак Шәрык. Кояш чыккан якка бертуктаусыз агылып торган татарларның үзләре яки эзләре бар микән хәзер? 12 ел элек үткәрелгән җанисәп мәгълүматларына күрә, Приморье төбәгендә – егерме мең, Хабаровски төбәгендә – 17 мең, Магаданда – 8 мең, Сахалинда – 10 мең, Камчатта 5 меңләп татар яшәгән. Аларны санаганнан соң унике ел узган һәм хәзерге саннарны белүче юк.

Фәнни институтлар, кафедралар, фольклор бу як татарларның үткәне һәм хәзергесен өйрәнмәгән. Бу хакта китаплар да табып булмый, мәкаләләр аз, соңгы дистә елларда гастрольгә килүче артистларны белмиләр. Әйтерсең, анда татарлар юк.

Ләкин алар бардыр бит, һичьюгы аларның нәселләре, эзләре калырга тиеш. Кыскасы, моңа кадәр татарларның хәлен белергә Тын океан буена бармавыбыз үзе гаҗәп. Әйдәгез, иң беренче булып, шул якларга сәфәргә чыгыйк әле.

Кайсы якка ерак сәфәргә чыксаң да, еш кына Мәскәүгә барыла. Бер төн буе «Татарстан» поездында шалтырап шунда барасың, аннары соң Мәскәү урамнарында кичкә кадәр йөреп, Домодедово очкыч мәйданына киләсең.

Сатып алынган билетыңны күрсәтеп ИЛ-62 очкычына утырасың да һавага күтәреләсең. Өч-дүрт сәгатьтә Лондон яки Парижга барып җитеп булыр иде. Ә безнең юл ераграк. Владивостокка кадәр сигез сәгать ярым очасың.

Русиянең географик үзәге – Красноярски төбәген үткәч, тагын шул кадәр барасы. Бу чиксез буш һәм бай җирләрне үзе дә акылына сыйдыра алмыйдыр, Русия дәүләте кайвакытта онытып җибәрәдер кебек. Бу кадәр киңлекләргә күпме игътибар, мәрхәмәт кирәк. Сибелгән татар менә шул урманнар, таулар арасында җиргә сеңеп бара, ахрысы.

Очкыч ун чакрымга күтәрелеп, илле градус салкынлыктагы бушанган һаваны ярып, көнчыгышка юнәлә. Бик тиз генә кояш батты һәм 3-4 сәгать караңгыда очкач, яңадан калыкты.

Казан вакыты белән төнге берләр якынлашканда, очкыч салоны иртәнге нурларга күмелде. Бусы инде үзәктәгеләр өчен иртәгәсе көн кояшы. Әле тагын берничә сәгать очасы бар.

Менә, ниһаять, очкыч түбәнгәрәк төшә. Аста сарык йоны кебек куе урман белән капланган, биек таулар, сопкалар күренде. Саргылт куе яшел агачлар арасында авыл, шәһәр яки җан иясе, адәми зат булуына ышанырлык түгел. Иленнән чыгып киткән яки төрмәдән качкан кешеләр өчен кереп югалырга җайлы урындыр бу, дип уйлыйсың.

Владивосток очкыч аланында каршы алучы булмаса, ничек шәһәргә барып, кемне эзләү турында план корып, аэропорт капкасына атлаганда, «культурно-просветительское общество «Дуслык» дигән язу тоткан ике ханымны күреп алдым.

Любовь Смирнягина һәм Рәмзия Шавша – бу милләттәшләребез шунда ук шәһәргә алып киттеләр. Бераздан без икътисад һәм сервис университетының бер бүлмәсендә, Любовь Иосиф кызы Смирнягина эшләгән урынында чәй эчеп, Владивосток татарларына телефоннан шылтыратып утыра идек. Якыннанрак танышыйк әле.

«Дуслык» җәмгыятенең рәисе Любовь Иосифовна Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туып үскән. Аның әнисе Нәсимә апа яһүд кешесе Иосиф белән гомер иткән.

Люба Ерак Шәрыкка китеп, 18 ел элек ире Виктор вафат булгач, Нәсимә апа кызы янына Владивостокка килгән. Туган җирен сагынып гомер иткән һәм биредә күмелгән. Бу яклар өчен гадәти язмыш.

Любовь Смирнягина. Унҗиде яшь тулгач мин Казаннан Находкага киттем. Башта төзелештә эшләдем. Аннан диңгезгә бардым: Япония, Сингапур, Һонгконг. Хәзер Владивостокта яшим, ике балам бар. Исемнәре урыс, чөнки ирем урыс.

Римзил Вәли. Үзара татарча сөйләшәсезме?

Любовь Смирнягина. Юк, сөйләшмибез.

Римзил Вәли. Ничек анда татарлар яши? “Дуслык” җәмгыятегезнең хәлләре ничек?

Любовь Смирнягина. Аның төп максаты – татар мәдәниятен торгызу. Безнең өчен бу бик мөһим.

Римзил Вәли. Биредә татарлыкларын онытмаган милләттәшләребез хәтсез икән. Вольнонадежденский районында яшәүче Җәүдәт Гыйззәтуллин, «Дуслык»ның элекке рәисе Ринат Якупов, татар җәмгыяте ветераннары «Утро России» газетының баш мөхәррире Дамир Гайнетдинов, диңгез академиясендә эшләүче Әмир Хамматов, булдыклы галим профессор Фират Галләмов, төбәк депутаты Азат Йосыпов кебек шәхесләр Сабан туе үткәргәндә, милли эшләрне оештырганда үз өлешләрен кертә.

Быелгы Сабан туен үткәрүдә иң зур мәшәкатьне үз өстенә алган Марс Миңнәхмәтов Мәскәүгә күчеп киткән. Телефон аша танышканда, милләттәшләребез исәнләшкәннән соң тиз генә рус теленә күчә. Татарча сөйләшкәнне хәйран калып, бераз өркеп тыңлаучылар күпчелекне тәшкил итә.

Очрашырга тәкъдим итсәң, күбесенең эше күп булып чыга, бәлки, җыелып мәҗлес, мәдәни кичә оештыра торган урын булмагангадыр алар киләсе Сабан туена кадәр күрешүне кирәк тапмый.

Үзебезнең халыкны эзләп, мәчет булып хезмәт итүче гыйбадәт урынына бардык. Шепетков урамындагы 5 катлы йортның беренче катында 2-3 бүлмәне арендага алып, шунда дини йолалар үткәрүче мөселман җәмгыяте бар.

Җомга намазына килүчеләрнең күпчелеге Үзәк Азия һәм Кавказ халыкларыннан иде. Татарлардан ике генә мөселман килгән.
Владивосток мөселман җәмгыятенең идарәчесе Риф Харисов белән сөйләшәбез.

Риф Харисов. Мин Ашгабад каласында тудым. 1969 елдан 1971 елга кадәр Башкортстанда армия сафларында хезмәт иттем. Шушы елдан бирле Владивостокта торам. Әти-әнием Башкортстанда Дүртөйле районының Семилетка авылында тора.

Римзил Вәли. Владивостокта яшәүче татарлар кайдан килгән?

Риф Харисов. Төрле кешеләр бар. Үз телен оныткан кешеләр дә бар. Илле-алтмыш ел монда торган кешеләр дә бар.

Римзил Вәли. Алар туган телен онытканмы?

Риф Харисов. Бөтенләй оныткан дип әйтергә ярамый. Кемнең теләге бар, ул онытмый.

Татар ирләре рус кызларына өйләнә дә, үз телен оныта. Балалары русча сөйләшә. Кайбер татарлар үз милләтеннән ояла.

Римзил Вәли. Әйе, монда рус телендә сөйләшүчеләр түгел, ә туган телебездә аңлашучылар сирәк очрый һәм гаҗәпләндерә. Җомга көн булгангамы, болай эче пошыпмы, 75 яшьлек Гөлсинә әби гыйбадәт йортына килгән. Ул безнең татар икәнлегебезне белгәч, махсус урамда көтеп торган.

Гөлсинә әби. Мин Казаннан 1939 елда килдем.

Римзил Вәли. Туган җиргә кайтканыгыз бармы?

Гөлсинә әби. Юк. Минем абыем Владивостокта армиядә хезмәт итте. Ул мине үз ягына чакырды. Миңа ул чакта унике яшь иде.

Римзил Вәли. Балаларыгыз татарча беләме?

Гөлсинә әби. Аңлыйлар, ләкин сөйләшә белми. Оныклар гомумән белмиләр.

Римзил Вәли. Кардәшләрегез бармы? Хат язышасызмы?

Гөлсинә әби. Юк.

Римзил Вәли. Соңгы елларда бәхет эзләп килеп, ару гына эшләп киткән милләттәшләребез дә бар. “Дальморснаб” хосусый фирмасының хуҗасы Илгиз Баһавиев 1971 елда Казан университетының физика факультетын тәмамлаган.

Биредә югары мәктәптә эшләгән, доцент, физика фәннәре кандидаты булган. Аннары биология буенча докторлык диссертациясен яклаган. Хәзер сәүдәгәр, 100 тонна балык тотып эшкәртә торган көймәсе бар.

Зур гәүдәле, сакаллы Илгиз Баһавиев рус сәүдәгәренә охшаган. Бер туктаусыз күрсәтмәләр бирә, телефоннан шалтырата. Диварында японнар дәгъва иткән Итуруп утравы харитасы эленеп тора. Шул утрау янында Илгиз балык тотып эшкәртә һәм Русиянең төрле якларына җибәрә икән.

Илгиз Баһавиев
Илгиз Баһавиев. Физика-химия, биология фәннәреннән диссертация якладым. Хәзер балык бизнесы белән шөгыльләнәм. Минем әти-әнием Лаеш районыннан.

Римзил Вәли. Илгиз Баһавиев әллә ни милләтче түгел, шулай да узган ел Сабан туе үткәрүгә акча биргән. Татарстан белән сәүдә итәргә тырышып караган, әмма сезнең капкалардан үтеп тә, якын килеп тә булмый, дип зарланды. Русия төбәкләрендә Татарстанга эш белән керә алмаучы андый эшкуарлар еш очрый шул.

Приморьеның беренче вице-губернаторы Александр Иванович Костенкодан быел тагын салкын булмасмы, халык өшемәсме, дип сорадым. Өшемәскә тиеш, чарасын күрәбез, диде вице-губернатор. Татарларга мөнәсәбәтен ул болай дип белдерде.

Александр Костенко. Бик уңай, яхшы мөнәсәбәтем бу халыкка. Шулай ук калачак дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Хакимият татарларга уңай карый. Милләте өчен кимсетелгән, читләтелгән кешеләр юк, диләр монда. Приморье төбәгенең беренче вице-губернаторы Александр Костенко фикеренчә, Аллага шөкер, монда тынычлык, стабильлек, бернинди проблема да юк.

Әмма, 20 мең татар булган төбәктә бер генә дә татар мәктәбе яки сыйныфы, мәдәният үзәге, китапханә, мәгълүмат чаралары, татарлар үзләре оештырган Сабан туеннан гайре, сәнгать бәйрәмнәре булмавын нормаль хәл, дип әйтеп булмый.

Русиянең күпчелек төбәгендә хәлләр нәкъ шулай булса да, бу вазгыять – бары тик милләтнең рухи яктан коргак салуына, юкка чыгуына юнәлдерелгән гамәл. Монда хакимиятне генә гаепләп булмый. Үз милләтенең рухында калу, телен куллану һәркемнең үз эше.

Система көчләп милләтеңне саклатмас. Әнә бит, Ерак Шәрыктагы берничә йөз яки мең кешедән торган нанай, удегей, ульча, нивх һәм башка милләтләр әдәбиятсез, мәктәпсез, сәнгатьсез күз алдында юкка чыгып бара. Татарларның саны да монда нәкъ шушы милләтләрнекенә охшаш, язмышлары да шулай булмасмы?

Хакимият вәкилләре бер милләтле төбәктә яшәп кайгы күрмәбез дип ялгыша. Әнә, төзелешләрдә юлга таш түшәүдә, кайбер сәүдә нокталарында кытайлар, кореялеләр күбәеп бара. Кайбер галимнәр киләчәктә Русиянең икенче халкы кытайлар булачак, дип саный.

Владивостокның Амур култыгына караган яр буена балык базары пристань тирәсенә төштек. Диңгез ярында махсус ясалган читлектә дельфиннар тамашасы бара. Ап-ак кит балыгына охшаган ике дельфин үзләренчә сөйләшеп, чумышып, халыкның күңелен күрә.

Дельфиннар нәрсә турында сөйләшкәннәрен үзләре генә аңлыйдыр. Берсе сикереп, өйрәтүче кулыннан балык алганда, икенчесе үзенчә комментарий биреп сызгыра һәм пошкыра.

Владивостокта шуңа игътибар иттем. Руслар русча сөйләшә, кытайлар – кытайча, дельфиннар – дельфин телендә, ә татарлар? 20 мең татарлы Приморьеда үз телендә сөйләшүче милләттәшне табу дельфин очратудан да читенрәк.

Ә океанның икенче ярында – Сан-Франциско каласында берничә йөз татар бер мәхәллә булып яши. Өйләрендә, җәмгыятьләрендә үзебезчә көн күрә, тарихны да, мәдәниятне дә белә. Туплансаң, җәмгыять булып яшәргә өйрәнсәң, үсеп килгән буында үзаң тәрбияләсәң, сагынмыйча, саргаймыча, үз халкың булып яшәп була икән. Приморьедагы 20 мең татарның һичьюгы бер меңе үзе булып калырмы?

Сентябрь-октябрь 2001 ел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG