Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Либиягә багышланган халыкара конференция башлана


Дөньяның 60-лап иленнән һәм халыкара оешмалардан вәкилләр Либиягә багышланган конференциядә катнашу өчен Парижга килә.

Әлеге чарага Франция президенты Николя Саркози һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон рәислек итәчәк.

Гыйсьянчыларның милли күчеш шурасы үзенең илнең күп өлешенә контрольлек итүен, әмма тотрыклы хакимият урнаштыру өчен элекке Либия хакимияте акчаларының бик кирәк булуын белдерде. БМО карары белән элгәре туңдырылган акчаларның хисаплары ачылган иде.

Франция 1,5 миллиард евролык Либия активлары хисабын ачарга БМО фатихасын бирде дип белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне Британиянең хәрби очкычы Либиянең Бингази шәһәренә 227 миллион доллар акча китерде. Бу Британиядәге Либия активларының бер өлеше булып тора.
XS
SM
MD
LG