Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус декабрьдә яңа газ килешүе имзаларга җыена


Мәскәү һәм Мински Русиядән Беларуска газ алу һәм транзит өчен яңа килешүне декабрь аенда имзаларга ниятли.

“Газпром” ширкәте хәбәр итүенчә, Русиянең газ холдингы башлыгы Алексей Миллер һәм Беларус вице-премьеры Владимир Семашко бүген Мәскәүдә очрашкан. Яклар килешүнең шартлары турында сөйләшкән.

Русия ширкәте, бу сөйләшүләр илләрнең 2012 елда бер икътисадый киңлеккә керүен истә тотып алып барыла, дип белдерә.

Русия белән Беларус арасында моңа кадәр булган газ килешүе 2006 елда имзаланган иде һәм ул 2011 ел ахырына кадәр көчендә кала.
XS
SM
MD
LG