Accessibility links

Омскида чакма заводы төзелешенә каршы урам жыены үтте


Омскида завод төзелешенә каршы урам жыены, 1 сентябрь 2011
Омскида завод төзелешенә каршы урам жыены, 1 сентябрь 2011

1 сентябрь көнне Омскида поликристалл кремний, ягъни чакма заводы төзелешенә каршы икенче мәртәбә каршылык чарасы узды. Урам җыенын кабат Либерал демократлар фиркасенең Омски бүлеге оештырды.


Шәһәр үзәгендә урнашкан Пушкин исемендәге үзәк китапханә каршындагы мәйданга халык билгеләнгән вакытка, кичке сәгать җиденче яртыга җыела башлады.

Башта күбрәк яшьләр килде, соңыннан урта яшьләрдәгеләр һәм өлкәнрәкләр дә күренде. Гаиләләре, нәни балалары белән килүчеләр дә шактый булды. Халык җыелганны көтеп булса кирәк, митингны бераз кичектереп башладылар.

Җыен башланганчы кем Либерал демократлар фиркасенең Русиянең намусы, ышанычы, вөҗданы, русларның зур, ирекле көче булуы турында тавыш көчәйткечләр аша тапшырылган җырны тыңлады, кем үзара аралашты.

Ул арада берничә кешенең фикере белән танышырга да мөмкинлек булды.
Олырак яшьтәге бер ханым, “шәһәребезнең халкы, асылда, чакма заводы төзелешенә каршы, дип уйлыйм мин, аны төзер өчен күпхалыклы шәһәрләрдән ерактарак урын табарга кирәк”, диде.

Марлядан ясалган битлекләр кигән яшь кенә ханымнар да, “без төзелешкә каршы түгел, әмма, нигә соң аны шәһәр эчендә төзиләр, ерактарак ярамыймы, гомумән, нигә кирәк яңа төзелеш, сәнәгатьне тергезергә кирәк булса, Омскига “Шинник”, “Техуглерод” заводларын кайтарсыннар, яңаны төзесәләр, ул шулай ук Мәскәүгә “китәчәк”, дип ассызыклап әйттеләр.

ЛДПРның Омски бүлеге координаторы Ян Зеленский исә, “Русиягә андый завод бөтенләй кирәкми, алманнар, инглизләр, итальяннар төзесен, бездә халык байлыгы чиксез, нефть, газ, күмер, Европадан уннарча, йөзләрчә мәртәбә баеракбыз, әмма начаррак яшибез, чөнки урлыйлар”, ди.

Ян Зеленский чыгыш ясый
Аннары Ян Зеленский Омски мэрын гаепләде, “үз фикерен әйтергә куркып утыра, без аңардан таләп итәчәкбез, аны фирка түгел, халык сайлады, ул шәһәр халкы алдында җаваплы, аларны якларга тиеш, караклар һәм сатлыкҗаннар фиркасен түгел”, дип бер уңайдан хакимият фиркасен дә каты тәнкыйтьләде.

300ләп кеше җыелгач, митингны ачык дип игълан иттеләр. Беренче сүз Ян Зеленскийга бирелде.

“Чакма заводы бөтен Омски өлкәсе өчен һәлакәтле булачак, аны ни өчен төзиләр – безнең өлкәне, аннан соң әкренләп бөтен илне юк итү өчен төзиләр, бу инде 20 ел дәвамында бара”, дип ассызыклады Ян Зеленский.

“Халык үзе әйтсен, бу заводлар белән яшәргә әзерме халык, зарарлы түгел алар дип губернатор алдамасын”, дип чыгышын дәвам итте Зеленский әфәнде.

Ялкынлы чыгыш ясаучылар бихисап булды. Аларның һәммәсе, халыкны нинди коточкыч күренешләр көтүе – чирле, гарип балалар, яман шеш авырулары, үпкә авыруы, кыска гомер, бөтен тереклекнең юкка чыгу куркынычы булуы турында бик дулкынланып сөйләделәр.

Әйтергә кирәк, бу җыенда кремний сәнәгатен каядыр күчереп төзү турында сүз кузгатылмады. Чыгыш ясаучылар, асылда, иҗтимагый оешмалар, кайбер сәяси фирка вәкилләре, Омскиның нефть эшкәртү заводы урнашкан районда яшәүчеләр, чакма заводын төзүгә каршы кискен фикерләр белдереп, җитәкчеләрне, “Бердәм Русия”фиркасен тәнкыйтьләделәр.

Чыгыш ясаучылар арасында кайбер авыл шуралары депутатлары һәм авыл идарәләре башлыклары да булды. Омскиның шәһәр иҗтимагый шурасы рәисе Игорь Басов, бүгенге көндә хакимияттә утырган “Бердәм Русия” фиркасенең төп максаты – халык санын киметү, безнең бөтен байлыкны сатып алучы көнбатыш капиталистлары өчен урын әзерләү, дип тә тәнкыйтькә тотты.

Жыен барышында ЛДПР рәисе Владимир Жириновскийның омскилар мөрәҗәгатенә җавабын ишеттерделәр. Анда Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко исеменә депутат соравы юнәлтелүе хакында әйтелгән. “Хәзер аңардан җавап көтәбез”, ди Зеленский әфәнде.

Ахырда Омски өлкәсе буенча референдум үткәрү өчен имза җыюны оештырырга, матбугат чаралары аша шәһәр башлыгының фикерен белүгә ирешергә, бер айдан соң, беренче октябрьда йөреш үткәрергә, йөрешне митинг белән тәмамларга, бернигә дә карамый чакма заводлары төзелешен туктатырга дигән карарлар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG