Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Лебедь “Бердәм Русия”дән чыгарга гариза бирде


Хакасия хөкүмәтенең элекке башлыгы, “Бердәм Русия”дән Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Лебедь үз теләге белән фиркадән чыгу гаризасы язды.

Лебедь журналистларга әлеге гамәленең сәбәбен аңлатып тормады, әмма Дәүләт думасын сайлау кампаниясендә катнашырга җыенуын гына әйтте. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, Лебедь “Гадел Русия” фиркасе исемлегенә кертелергә мөмкин.

Лебедь 2009 елда эшеннән киткән иде. Хакасия хөкүмәте башлыгы итеп Виктор Зимин билгеләнгәч, бушаган мандатка ия булып, Дәүләт думасы депутаты булды.
XS
SM
MD
LG