Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Европа Берлеге Сүриядән нефть импортын тыйды


Сүриядә Кфар-Нәбәл авылында демонстрация

Сүриядә Кфар-Нәбәл авылында демонстрация

Җомга көнне Европа Берлеге Сүриядәге активистларны эзәрлекләгәнгә күрә аннан нефть алу тыелганлыкны белдерде.

Сүриядә иминлек көчләре демонстрантларга ут ачып кимендә алты кеше үлде. Бу хәл ил башкаласы Шәм-Шәриф янында һәм көнчыгыштагы Дәер әз-Зор вилаятендә һәм Һомс шәһәрендә булды.

Демонстрантлар халыкара җәмәгатьчелекне Сүрия хакимияте эзәрлекләвеннән сакларга чакырды.

БМО-да булган мәгълүматларга караганда, биш айдан артык вакыт эчендә Сүриядә Бәшәр Әсданың президентлыктан китүен таләп итеп үткән халык күтәрелешләрендә иминлек көчләре белән бәрелешкәндә ике мең 200-дән артык кеше үтерелгән.

XS
SM
MD
LG