Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павлюченковка Политковскаяны үтерү эшендә гаепләү белдерелде


Дмитрий Павлюченков
Дмитрий Павлюченков
Милициянең элекке подполковнигы Дмитрий Павлюченковка журналист Анна Политковскаяны үтерү эшендә гаепләү белдерелде.

Русия тикшерү комитетында булган мәгълүматларга караганда, узган атнада кулга алынган Павлюченков, 2006 елда журналистның кайларда йөрүен тикшерүче күзләү оештырган. Әлеге мәгълүматны ул җинаятьне тормышка ашыручы дип шикләнелгән Рөстәм Мәхмүтовка тапшырган. Мәхмүтов май аенда кулга алынган иде.

“Новая газета”ның күзәтүчесе Анна Политковская 2006 елның көзендә үтерелде. Элгәре үтерүдә катнашы булган дип өч гаепләнүче мәхкәмә алдына баскан иде, әмма аларны җәмәгать утырышчылары аклады.
XS
SM
MD
LG