Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Мәскәү Үзәк Азиядәге энергетика проектларына кызыксыну белдерә


Дүшәнбедә Әфгәнстан, Пакстан, Русия һәм Таҗикстан президентларының очрашуы үтте.

Хәмит Карзаи, Асиф Али Зардари, Дмитрий Медведев һәм Эмомали Рахмон Үзәк Азиядә иминлек, сәяси һәм икътисади хезмәттәшлек сорауларын тикшерде. Русия башлыгы, аерым алганда, Мәскәүнең төбәктә эре энергетика проектларны тормышка ашыруда катнашырга теләге бар дип белдерде.

Иртәгә Дүшәнбедә БДБ илләре самитты ачыла. Бу чарага Беларус президенты Александр Лукашенко килмәячәк. Аның урынына Беларус төркемен премьер-министр Михаил Мясникович җитәкчелек итәчәк.
XS
SM
MD
LG