Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров 2012 елда президентлыкка намзәт булырга мөмкин


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров
“Уң эш” башлыгы Михаил Прохоров, 2012 елның мартында Русиядә булачак президент сайлауда, фиркасе аны намзәт итеп тәкъдим итәчәген кире какмый.

РИА “Новости” хәбәр итүенчә, сәясәтче интернеттагы үзенең битендә, декабрь аенда булачак Дәүләт думасына сайлауда “Уң эш” икенче урынга чыга алса, президентлыкка намзәт булырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза.

Элгәре Прохоров үзе ышанган икътисад програмнарын тормышка ашыру өчен премьер-министр булырга әзер дип берничә тапкыр белдергән иде.
XS
SM
MD
LG