Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 77 яшендә Әхмәт Миначев вафат булган



Мәскәү – 2 сентябрь көнне 77 яшендә Мәскәү татар мәхәлләсенең әүзем әгъзасы Әхмәт Миначев вафат булган. Әхмәт әфәндә Мәскәүдә беренче Сабан туйларын оештыручыларның берсе иде. Мәскәү татарларының “Туган тел” оешмасы әгъзасы, “Ватан” партиясе тарафдары, 1990-нчы елларда татар халкының телен, мәдәниятен, хокукларын яклап күп кенә митингларда катнашты.

Әхмәт Миначевның җеназасы 5 август көнне Отрадныйдагы “Ярдәм” мәчетендә сәгать 10да башлана.
XS
SM
MD
LG