Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда президент атамасы гамәлдән чыгарыла


Чуашстанның (әлегә) президенты Михаил Игнатьев
Чуашстанның (әлегә) президенты Михаил Игнатьев

Чабаксар -- Җомга көнне Чуашстанның дәүләт шурасы республика конституциясенә үзгәрешләр кертте. Республика җитәкчесе киләчәктә президент түгел, ә “башлык” дип аталачак. Әлеге карар өчен 34 депутат уңай, 6сы каршы тавыш биргән.

Шулай итеп, Чуашстан Мәскәүнең таләбен вакытыннан алдан ук үтәп куйды. Чуашстанның хәзерге президенты Михаил Игнатьев 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап “республика башлыгы” дип аталачак.

Чуашстан оппозициясе, конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе халык тавышына чыгарылырга тиеш иде дип, бу карарга тәнкыйть белдерде.

2010 елның декабрендә Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун имзалады. Яңа атамага күчү өчен төбәкләргә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр вакыт бирелде.

Канун имзаланган вакытта 12 республиканың президенты бар иде. Шуларның дүртесе президент атамасыннан инде баш тартты.

Татарстан, Башкортстан һәм Якутия республикалары әлегә президент атамасыннан ваз кичергә җыенмауларын белдерде.
XS
SM
MD
LG